ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: “Машина төзү тармагында без дөрес юнәлештә эшлибез”
Президент киңәше буенча Oskar c7c5 төркеме исемен алыштыра
Оешмалар, вузлар, министрлыклар, Фәннәр академиясенең үзара эшчәнлеге кирәк – Президент
Рөстәм Миңнеханов республикада йөк ташу оешкан төстә координацияләнергә тиешлеген әйтте
Арча районының Кечкенә Өчиле авылы булган урында Г.Ахунов истәлегенә “Ахун чишмәсе” ачыла

Җәмгыять

Биш ел эчендә Татарстанда үсмерләр арасында җәрәхәтләнүчеләр саны арткан

19 май 2017, 11:32

Биш ел эчендә Татарстанда үсмерләр арасында җәрәхәтләнүчеләр саны арткан Балалар баш мие җәрәхәтләрен көндәлек тормышта һәм урамда ала, дип җиткергән Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Соңгы биш елда Татарстанда 15-17 яшьлек үсмерләр арасында җәрәхәт алу һәм агулану очраклары 8,5 процентка үскән. Бу хакта "Татар-информ"  агентлыгы хәбәрчесенә Республика балалар клиникасы хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җиткерде.

Баш табиб сүзләренчә, Татарстан үсмерләре арасында җәрәхәтләнү очрагының таралуы, тулаем алганда, Россиядәгедән 20,5 процентка югарырак. Татарстан балалары арасында көнкүреш травматизмы өстенлек ала (53,6 процент), аннан урамда алган җәрәхәтләр – 28,8, мәктәптә – 6,2, юл-транспорт һәлакәтләрендә – 0,44 процент тәшкил итә.

Бүгенгә Республика балалар клиникасы хастаханәсендә көнкүрештә алган пешү җәрәхәтләре белән 12 бала дәвалана. Балаларның күбесе 9 айдан алып 2 яшькә кадәргеләр. Араларында бик авыр хәлдәгеләр дә бар, ике яшьлек бер бала хәтта комада. Икенчесенең кайнап торган су белән тәненең 55 проценты пешкән. Нейрохирургия бүлегендә баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнү белән 15 бала дәвалана. Хастаханәгә һәр көнне егылу һәм бәрелү аркасында баш сөягенә зыян килгән бер-ике бала китерелә, ди.

"Көннәр җылыту белән велосипедтан егылып зыян алучылар да арта. Шушы көннәрдә генә, мәсәлән,, хрургия бүлегендә 13 яшьлек үсмергә операция ясалды", – дип җиткерде баш табиб.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр