ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Дәүләтшин: Кино караучылар белән ешрак очрашырга иде
Нурбәк Батуллин Рудольф Нуриев турында хореографик спектаклен яңартырга теләми
"Төркиләр алтыны" II Халыкара төрки яшьләр форумы Казанда үтәчәк
II Бөтендөнья онлайн контроль эшенә санаулы сәгатьләр калып бара
Галимә Фәүсия Мәргәнова себер татарлары мәкальләре җыентыгын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә

Җәмгыять

Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычлар кимегән

19 май 2017, 11:02

Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычлар кимегән Хезмәткәрләргә түләнгән бурыч 2 миллион сумны тәшкил итә.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда предприятиеләрнең хезмәт хакы буенча бурычлары 2 миллион сумга кимегән. Бу хакта “Татар-информ”га Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Рафаил Гыйниятуллин хәбәр итте.

“Республика халыкының яшәү шартларын яхшырту, эш белән тәэмин итү, предприятиеләргә чит ил гражданнарын җәлеп итү ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Татарстанда хезмәт хакы буенча 2 миллион 53 мең сум әҗәт капланды”, – диде ул.

Элек тоткарланган эш хакын түләүче оешма арасында “Чистопольский элеватор” җәмгыяте тә бар. 110 хезмәткәр гомуми суммасы 985,66 мең сум хезмәт хакы алуга ирешкән.

Шулай ук Азнакай районының өч авыл хуҗалыгы предприятиесе дә 81 хезмәкәргә хезмәт хакы түләгән. Гомуми сумма 1 миллион 67 мең сумны тәшкил итә. Болар “Чалтаймас” (36 хезмәткәргә 517 мең сум), “Чатыр тау” (14 хезмәткәргә 176,3 мең сум) һәм шәхси эшмәкәр Шәвәлиев (31 хезмәткәргә 374,1 мең сум ) оешмалары.

“Хезмәт хакы буенча тоткарлыкларны хәл итү Республика ведомствоара комиссиянең махсус контролендә тора. Шуңа күрә бурычлы предприятиеләр белән эш алга таба да дәвам иттереләчәк”, – диделәр министрлыкта.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр