ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: “Машина төзү тармагында без дөрес юнәлештә эшлибез”
Президент киңәше буенча Oskar c7c5 төркеме исемен алыштыра
Оешмалар, вузлар, министрлыклар, Фәннәр академиясенең үзара эшчәнлеге кирәк – Президент
Рөстәм Миңнеханов республикада йөк ташу оешкан төстә координацияләнергә тиешлеген әйтте
Арча районының Кечкенә Өчиле авылы булган урында Г.Ахунов истәлегенә “Ахун чишмәсе” ачыла

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: "Безгә ислам банкингы буенча кешеләр әзерләргә кирәк"

19 май 2017, 09:49 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Президенты Россиядә ислам банкингы үсеше тизләнешенә өметен белдерде.

(Казан, 19 май, "Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саклык банкының “Партнерлык финанслануы” # яңа чынбарлык эшлекле иртәсендә Россиядә ислам банкингы үсеше өчен, һичшиксез, кадрлар әзерләргә һәм канунда үзгәрешләр кертергә кирәклеген җиткерде.

“Без башка структуралар белән очрашабыз, актив эшлибез. Безгә ислам банкингы буенча кешеләр әзерләргә кирәк, андый эш алып барыла. Без үзебезнең белгечләрне җибәрәбез. Шул ук вакытта, каршылыклар булмасын өчен канун өстендә эшләү бик мөһим", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук  "Россия – Ислам дөньясы” мәйданында эш баруын җиткерде.

“Соңгы елларда без "Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме кысаларында актив эшлибез. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча, миңа әлеге төркемне җитәкләү тапшырылды. Без Мәскәүдә, Казанда чаралар үткәрдек, берничә көн элек Грозныйда утырыш үтте”, – диде Президент.

Татарстан лидеры Россиядә ислам банкингы институты үсеше тизләнешенә өметен белдерде. “Мөгаен, тагын да тизрәк хәрәкәтләнергә кирәктер, без тырышабыз”, – дип җиткерде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр