ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яр Чаллыда баласыннан баш тарткан хатын-кызга аборт ясатырга ярамаган
Татарстан урманнарына беренче тапкыр тимгелле боланнар һәм мараллар җибәрелде
Театрлар Сабан туе Сабада үтәчәк
Әгәр без мәчетләрдә татар телендә сөйләшмәсәк, иртәгә бу тел калмаячак – Татарстан мөфтие
Казанлы «Тандем»да шартлаткыч матдә куелганлыгы турында ялган хәбәр өчен хөкем ителгән

Дин

Дини журналистика да финанс мөмкинлекләренә таяна – Уфа имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов

19 май 2017, 08:44

Дини журналистика да финанс мөмкинлекләренә таяна – Уфа имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов Мөхәммәт хәзрәт "Ихлас" мәчетенең нәшрияты, телестудиясе булуын, журнал чыгаруларын, хәтта мөселман хоры тотуларын әйтеп узды.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли математика һәм милли тапкырлау таблицасы да булмаган кебек, дини журналистика ул исламныкымы, христианныкымы – шул ук, монда барысы да осталыкка бәйле һәм финанс мөмкинлекләренә таяна. Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов шундый фикердә.

“Фәкыйрьлек ул көферлеккә якын. Ач кешенең иманы зәгыйфь була. Ач кешенең күзе икмәктә була – бу бәхетсез кеше, ә бәхетле кешенең күзе хикмәттә була, – диде Мөхәммәт хәзрәт. – Безгә үзебезнең газета-журналларыбызны чыгару өчен беркем дә ярдәм итмәячәк, бары тик үзебез тырышсак кына. Зарлану – мескеннәр эше. Шулай да үз мөмкинлекләребезне кулдан ычкындырмасак иде”.

Ул мисал итеп үз дини оешмаларының нәшрияты, телестудиясе булуын, журнал чыгаруларын, хәтта мөселман хоры тотуларын әйтеп узды.

Мөхәммәт Галләмов “Татар-информ” хәбәрчесенә “Ихлас” мәчетенең Уфа уртасында урнашканга күрә бик бай мәчет булуын, шунлыктан күпкырлы хезмәт алып бара алуларын әйтте

“Без бит барлыктан шулай эшлибез. Ә бит бөтен мәхәлләләр эшләрен алай алып бара алмый. Аларның бер әйберләре юк. Аларда адәм акылына сыймаслык хәерчелек. Безнең имамнар гыйлемле, ә бар белән юк арасында яшиләр. Акчалары хезмәт хакына җитсә, коммуналь хезмәтләр түләүләренә җитми, анысына түләсәләр, хезмәт хакына калмый. Кайда ул аларга газеталар чыгару! Ул мөмкин түгел. Безнең Россиядә ислам журналистикасында юклык. Бәлки, дәүләт ярдәм дә итәдер. Әмма ул ярдәм каядыр качып бетә, мәхәлләләргә барып та җитми”. – диде Мөхәммәт хәзрәт.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр