ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Дәүләтшин: Кино караучылар белән ешрак очрашырга иде
Нурбәк Батуллин Рудольф Нуриев турында хореографик спектаклен яңартырга теләми
"Төркиләр алтыны" II Халыкара төрки яшьләр форумы Казанда үтәчәк
II Бөтендөнья онлайн контроль эшенә санаулы сәгатьләр калып бара
Галимә Фәүсия Мәргәнова себер татарлары мәкальләре җыентыгын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә

Татар дөньясы, Дин

Дин әһелләре дини оешмаларның изге эшләрен киңрәк яктыртуы яклы

19 май 2017, 11:17

Дин әһелләре дини оешмаларның изге эшләрен киңрәк яктыртуы яклы VIII Бөтендөнья татар дин әһелләре форумы делегатлары үз эшләре турында мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә тарату юллары турында киңәштеләр.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). VIII Бөтендөнья татар дин әһелләре форумы делегатлары Россия Ислам университетында узган “Ислам һәм матбугат” секциясендә үз эшләре турында мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә тарату юллары турында киңәште. Сүз дини журналистлар әзерләүнең мөһимлеге һәм әлеге журналистларны гадел мәгълүмат белән тәэмин итү мөмкинлекләре турында барды.

Форум программасына кергән түгәрәк өстәл утырышы Россия Ислам университеты белән берлектә оештырылган һәм ул, нигездә, алдан билгеләнгән чыгышларны тыңлау форматында оештырылган иде.

Утырыш Россия Федерациясе Иҗтимагый палата әгъзасы, Демократия проблемаларын тикшерү фонды директоры Максим Григорьевның “Традицион ислам кыйммәтләре нигезендә террорчылык пропагандасына каршы тору” исемле чыгышы белән башланып китте.

Россия Ислам университетының гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Айгөл Гыйльманова дини оешмаларның PR үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул искә төшереп узган “Кем беренче башлап әйтә – шул хаклы”, “Журналист рәсми мәгълүмат алмаса, башка чыганакларга мөрәҗәгать итәчәк, шуның өчен мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирергә кирәк”, “Үзегез турында яхшы мәгълүмат таратыгыз”, “Кирәкмәгәнне әйтмәсәң, журналист кирәкмәгәнен чыгара алмый” кебек принципларны бөтен матбугат үзәкләре куллана. Асылда дини оешмаларның матбугат үзәкләре дә башка дөньяви матбугат үзәкләре белән бер үк кагыйдәләр буенча эшләве ачыкланды.

Россия Ислам университетының гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Резеда Аль Анси-Сафиуллина үткән гасыр башындагы дини һәм милли матбугат үзенчәлекләренә тукталды. “Мәдәни мирас йөге” феномены турында, ягъни, шрифтлар үзгәрүенең безне ул мирастан аеруын әйтеп узды.

Программада – Казан (Идел буе) федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының журналистика кафедрасы доценты Илһам Фәттахов һәм ассистенты Тимур Шәйхетдинов, HalalGuide проекты авторы Айрат Касыймов һәм башкалар чыгыш ясады.

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Әлмира Әдиятуллина дин эшлеклеләренең һәм дини оешмаларның мөмкин кадәр балалар белән эшләргә тиешлегенә басым ясады. Үзе балалар өчен уздырган дини бәйгеләрнең әһәмиятен билгеләп узды.

Башкортстаннан Рәфис хәзрәт Шәйхәйдәрәв Санкт-Петербург шәһәрендә узган “Фәезханов укулары” фәнни-гамәли конференциясе турында мәгълүмат биреп, аның кысаларында мәшһүр шәхес Габдулла Галиевның (Батырша) тууына 300 тулу билгеләп үтелүен әйтте. Рәфис Шәйхәйдәрәв Батырша хәзрәтнең исемен мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде һәм аларның форум резолюциясенә кертелүен сорады.

Чит төбәкләрдән килгән дин әһелләре компьютер программалары буенча Татарстан ярдәменә дә өметләнүләрен дә әйтеп уздылар.

Утырыш татар һәм рус телләрендә барды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр