ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Авыл

Азнакай районы “Марс” хуҗалыгы механизаторы алдынгы урында бара

19 май 2017, 06:00

Азнакай районы “Марс” хуҗалыгы механизаторы алдынгы урында бара Ул - Радик Шәймиев.

(Азнакай, 19 май, “ Татар-информ”, “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). Азнакай районы “Марс” хуҗалыгы механизаторы алдынгы урында бара. Ул - Радик Шәймиев, дип яза район газетасы.

Кәкре Елга авыл егете Радик Шәймиев үз бәхетен әллә кайдан читтән эзләп йөрми. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң ике дә уйлап тормыйча туган авылында төпләнеп кала. Аның хезмәт юлдашы – төрле-төрле маркадагы тракторлар, техника. Шул тимер аты белән ул фермаларда да эшли, басу-кырларны да иңли. Бар гомерен механизаторлыкка багышлаган Радик Марат улының хезмәт уңышларын санап кына бетерерлек тә түгел. Төрле бәйге- ярышларда елның-елында җиңү яулап килә.

Мәсәлән, 2013 елда районның Кыр батыры исеменә лаек булган ул. Быел да сынатмый, хуҗалыкта башка механизаторлар арасында иң беренче урында бара. Язгы кыр эшләре барышында МТЗ- 1221 тракторы белән 290 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмалаган, 635 гектарда чәчү эшләрен башкарган.

Радик кайгыртучан, ныклы гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Эльвира белән матур, тигез гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Эльвира исә авылның мәдәният йорты директоры. “Менә кече улым Рәзил армиядән кайтырга тиеш инде”, – ди Шәймиев горурланып. Ә өлкәннәре – Артуры гаиләсе белән үзләре янында төп йортта. Әнә шулай Шәймиевләр авылда зур гаилә булып, мал-туар асрап, җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, мул, тату тормышта яшиләр. Авыл өчен мондый гаиләләр алтын бәясенә тиң ул. Авыл нәкъ менә шундыйларга таяна.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр