ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Фән һәм мәгариф

Теләчедә районның балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары зур концерт куйды

19 май 2017, 00:00

Теләчедә районның балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары зур концерт куйды

Теләчедә районның балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары зур концерт куйды
Әлеге концертта районның үсеп килүче буын вәкилләре Теләченең талантларга бай икәнен раслады.
(Теләче, 18 май, "Татар-информ", "Теләче", Наилә Галимҗанова).Теләче мәдәният йортында Теләче балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары зур концерт-тамаша куйды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Тамашада тәүге адымнарын ясаучы “Карамельки” бию төркеме (җитәкчеләре Рания Зиннатуллина һәм Зәринә Әхмәтова), “Горошинки” вокаль ансамбле (җитәкчесе Рузия Биктимирова) һәм “Кейс“ театр төркеме (җитәкчеләре Регина Хәнипова һәм Гөлфия Моталлапова) катнаштылар.
Рәсем сәнгате бүлеге укучылары (җитәкчеләре Гөлназ Сахәбетдинова) һәм “Тамчыгөл” бию төркеме (җитәкчесе Гөлназ Самигуллина) үзенчәлекле итеп ике сәнгатьне (рәсем һәм бию) сәхнәләштерделәр. Тамашада ике гаилә ансамбле чыгыш ясады. Галимҗановлар ансамбле чыгышы яшь буынга патриотик тәрбия бирү ягыннан үз өлешен кертте. Апрель аенда Казанда узган “Великая Победа” исемендәге бәйгедә “Солдат булам” дигән җыры белән чыгыш ясап, Камилә Галимҗанова 2 дәрәҗә дипломга лаек булган иде. Районны гына түгел, Республика сәхнәләрен яулаучы абыйлы-энеле Айбулат, Альмир, Айсаф Мөхәммәтхановлар үзләренең чыгышлары белән тамашачыны таң калдырды. Март ахырында Арчада узган республикакүләм “Арча яга – данлы Тукай ягы” дигән бәйгедә алар өчесе дә лауреат булды (җитәкчеләре Фидаис Халиуллин һәм Ильяс Сафиуллин).
Районда йөзек кашлары булган, зур тәҗрибә туплаган тальянчылар ансамбле (җитәкчесе Ильяс Сафиуллин) һәм “Мисолька” вокаль ансамбле (җитәкчесе Рузия Биктимирова) концертка тагын да ямь өстәде. Кичәдә тальянчылар ансамбленә кушылып, Рафис Минһаҗев башкаруында яшь буынга татар халык гореф-гадәтләрен һәм моңнарын җиткергән “Йөр син безнең урамнарда” җыры яңгырады. Республика, Россия һәм халыкара вокал бәйгеләрендә җиңгән, үзләренең тотышлары, күз явын алырлык матурлыклары, профессиональ дәрәҗәдә башкарулары белән “Мисолька” вокаль ансамбле кызларын тамашачы бик җылы кабул итте.
Концертыбызга укытучылар тарафыннан оешкан джаз уен кораллары ансамбле яңалык өстәде (җитәкчесе Флорит Гасимов). Алар арасында музыка сөючеләр - Теләче урта мәктәбе укытучылары Тимербаев Алмаз һәм Нуртдинов Руслан (Теләче балалар сәнгать мәктәбен тәмамлады) үзләренең осталыгын һәм моңга гашыйк булуларын исбатладылар. Бу ансамбль Луиза Батыр-Болгари җырларыннан тезмә башкарды һәм тамашачы тарафыннан көчле алкышларга күмелде, диелә район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр