ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Айрат Төхватуллин: Революциядән соң 12 мең мәчетнең – 10 меңе ябылган һәм таланган
Бездә йолалар күбрәк үтәлә кебек – Сабага Австралиядән килгән “Ак калфак” делегаты
Алкоголь белән законсыз сәүдә итү турында хәбәр биргән өчен 95 татарстанлы премия алган
Коткаручылар Нурлат районында буада батып үлгән хатын-кыз гәүдәсен тапкан
"Һава узышы" - Red Bull чемпионаты тарихында беренче тапкыр Казансу өстеннән очтылар

Җәмгыять

Әлмәттә СПИДка каршы көрәшүдән туктамыйлар

19 май 2017, 08:00

Әлмәттә СПИДка каршы көрәшүдән туктамыйлар 1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне, ә хәзер (быел ул 21 майга туры килә) аннан үлүчеләрне искә алалар.

(Әлмәт, 19 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1983 елдан башлап ел саен майның өченче якшәмбесендә Халыкара СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Әлмәтлеләр дә бу көнгә битараф калмый, дип яза җирле басма.

1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне, ә хәзер (быел ул 21 майга туры килә) аннан үлүчеләрне искә алалар. Замана афәтенә моның кадәр игътибар күп түгелме дигән сорау туарга мөмкин. Статистика мәгълүматлары белән танышып чыгып, әлеге чирнең кешелеккә бик зур куркыныч янавын, әле кайчан гына сау-сәламәт булып, гөрләп яшәгән кешеләрнең дә гомерләрен алып китүен аңлагкач, киресенчә, игътибарны тагын да көчәйтергә кирәктер дигән фикергә киләсең. Роспотребнадзорның да атналык мәгълүматларын карап барабыз һәм алар куандырырлык түгел. ВИЧ-инфекция илнең барлык төбәкләрендә дә теркәлеп тора. Россиядә агымдагы елның 1 гыйнварена кадәр шундый 1 114815 очрак теркәлгән. Төрле сәбәпләр аркасында аларның 243,5 меңе якты дөнья белән хушлашкан.

Үзебезнең республикага килсәк, хәлләр шулай ук мөшкел – быелның 1 маена ВИЧ-инфекциянең 21468 очрагы теркәлгән. 4546 кеше ВИЧтан, шул исәптән СПИДтан 912 кеше үлгән.

Әлмәт республика рейтингында бу төр буенча алдагы сафларда бара – без ВИЧ-инфекция йоктыру буенча икенче урында. 12 майга районда 2219 очрак ачыкланган. ВИЧ-инфекцияле аналардан 378 бала туган. Замана чире 648 кешенең гомерен өзгән. Статистика әнә шундый.

СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне җәмәгатьчелекнең игътибарын бу проблемага юнәлтү, аның куркыныч авыру булуын халыкка җиткерү, ВИЧ-инфекциялеләргә теләктәшлек күрсәтүгә юнәлтелгән.

15 еннән 21 майга кадәр шәһәрдә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә багышлап «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе уздырыла. Аның кысаларында районның уку йортларында, яшүсмерләр клубларында һәм башка урыннарда төрле чаралар оештырыла, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр