ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу” фонды Резеда Ганиева белән очрашу оештыра
Роспотребнадзор балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре сайлауда үз киңәшләрен бирде
Әлмәттә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре табиблар бригадасына ярдәм иткән
Киләсе елда бер литр бензинның бәясе 50 сумнан да артып китәргә мөмкин
Гиннесс рекордлар китабына кергән легендар спортчы Наим Сөләйманоглу вафат

Әңгәмә

Зиннур Хөснияр: Матбугатның тышы матурайды, эчтәлеге каралды

19 май 2017, 16:45 , Фото: Султан Исхаков

Зиннур Хөснияр: Матбугатның тышы матурайды, эчтәлеге каралды Язучы, “Сәхнә”, “Салават күпере” журналларының баш редакторы Зиннур Хөснияр фикеренчә, “сары” темаларга язган очракта йөз меңләгән тираж да җыеп була.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). “Сары” темаларга язган очракта газета-журналларның тиражларын йөз меңнәргә җиткерергә дә була, әмма матбугат матурлык турында язарга тиеш. Язучы, “Сәхнә”, “Салават күпере” журналларының баш редакторы Зиннур Хөснияр шулай саный. “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында ул журналларга, “Таһир-Зөһрә” газетасына ничек нигез салынганы, татар профессиональ театрына 1000 ел икәнлеге, татар телен саклау ни өчен журналист-язучылар җилкәсендә генә калуы, язучыларга илһамның каян килгәнлеге хакында сөйләде.

"Матбугатның тышы матурайды, эчтәлеге каралды"

- Зиннур Зыятдинович, Сез, матбугат өлкәсендә  озак еллар эшләгән кеше буларак, әйтеп китсәгез иде – татар матбугатында нинди тенденцияләр күзәтелә? Кешегә нинди матбугат кирәк?

- Әле бик озак түгел. 1982 елның 1 июлендә “Ялкын” журналының баш мөхәррире Роза ханым Хафизова мине мөхәррир итеп эшкә алган иде. Бу минем дүртенче курсны тәмамлаган вакыт, әле алда бишенче курс бар иде. Дүртенче курстан, сиксән икенче елдан эшли башладым. Бу күптерме, аздырмы, бәлки, кеше гомере өчен күптер, тарих өчен бик аздыр.

Бу вакыт эчендә матбугат, шул ук вакытта безнең татар матбугаты күптөрле һәм кызыклы үзгәрешләр кичерде. Мин әле хәтерлим,1982 ел, коммунистлар, Советлар Союзы заманы, матбугатның темасы да үзгә, журналлар да бүтәнчәрәк рухта басыла иде. Һәм 1990нчы елларда матбугат үзгәрде. Йөз процентка. Аны хәзер кайсы якка борылды дип минем әйтәсем килми, ләкин ул йөз процентка үзгәрде.

Менә 80 елларда - 90 елларга кадәр матбугатта, кайсы гына журналны, газетаны алма, матурлык, сафлык, чисталык, мәхәббәт турында бик матур мәкаләләр басыла иде. 90 елларда матбугатны кайда авария, нинди үтереш булган, кем кемне көчләгән кебек фактлар-аналитик фактлар да, мәгълүмати характердагы фактлар да басып алды. Журналларның тышлыклары, төсләре матурайды, чөнки ул төсле рәсемнәр белән чыга башлады, ләкин эчтәлек бик каралды.

“Салават күпере” кебек журнал Россиядә юк иде...”

Минем әле бүгенгедәй истә. 1989 елның 15 октяберендә “Салават күпере” балалар журналында баш мөхәррир булып эшли башладым дип әйтсәм, дөрес булмас инде, Татарстан язучылар союзы һәм “Поинт” Совет-фин оешмасы белән берлектә ул журналны нольдән башлап җибәрдем. Аның җитәкчесе безнең күренекле журналист Солтан Сәлимҗанов иде. Ул - шул вакыттагы беренче төсле журнал. “Салават күпере” фин кәгазендә, фин буяулары белән чыга башлады. Без буяуларны, кәгазьләрне журнал өчен Финляндиядән кайтарта идек. Бу беркайда юк иде, Россиядә мондый журнал юк иде хәтта. Мин хәтерлим - Россия язучылар съездында Сергей Михалков, безнең “Салават күперен” күрсәтеп: “Менә татарлар балалар өчен затлы, матур , ялтыравыклы фин кәгазендә, фин буяулары белән нинди журнал чыгарып ята, татарлардан үрнәк алыгыз!”, - дип, бөтен съездга селкеп күрсәткән.

Менә шуннан башланып китте бу “Салават күперенең” язмышы. Әйткәнемчә, ул чорда журналлар, газеталар төсле рәсемнәр белән басыла башлады, ләкин эчтәлек бик каралды. Газеталарны ачып укыйсы килми, чөнки белеп торасың: кемнедер кайдадыр көчләгәннәр, үтергәннәр, суйганнар, атканнар. Шундый заманнар иде бит. Һәм монда төп гаеп журналистларда иде. Русча әйткәндә, «жареный фактлар» - кайнар фактлар эзләп тираж арттырырга кирәк булды. Шулар хакында - пычраклык, әшәкелек, бозыклык, үтереш турында күбрәк язсаң, халык аны, әлбәттә, күбрәк укый, кызыксына бит инде. Һәм безнең журналистика 90 елларда шул юлга кереп китте.

Минем бәхетем дип әйтәм, андый фактлар турында без язмадык. “Салават күпере” - балалар өчен. Балалар өчен дә түгел, ул балалар журналы дип рәсми рәвештә атала гына. Бу - сабыйлар журналы. Бар - балалар, бар - яшүсмерләр, бар - сабыйлар. Сабыйлар журналында без төсләр белән дә, рәсемнәр белән дә шул яктылыкны саклап кала алдык.

Һәм тагын бик әһәмиятле шунысы бар. Ул вакытта “Салават күпере” журналының тиражы егерме мең иде. Бернинди язылу, әбунә юк, ул бары тик газета-журнал киоскларында гына сатыла иде. Ай саен егерме мең журнал нәшер итәбез дә киоскларда таралып бетә, безгә бер ун экземпляр гына кире кайта иде. Бер дүрт ел узгач кына, без аны русча "подписка" дип әйтәбез инде, журналны әбунәгә керттек. Егерме мең тираж белән шулай барды ул. Шаккатмалы кызык әйбер иде бу.

 

“Чит илдән хлам кереп тулу – АКШ стратеглары максаты иде”

Ул вакытта тиражлар, әлбәттә, әйбәт иде, ул вакытта “СПИД- инфо” дигән һәм башка шундый журнал-газеталар чыга башлады. 1985 елда Горбачев илебезнең капкасын ачып җибәргәч, нинди хлам бар, чит илдән, Европадан шул хлам килеп керде безгә. Аны Россия халыкларын бетерү өчен махсус китереп тутырдылар. 1945 елда ук Америка стратегларының шундый максаты була. Әлбәттә инде, коммунистларга, совет иленә, Россиягә каршы. Советлар илен, Россияне юкка чыгару шул ук вакытта башланган була. Америка стратегларының махсус китабы бар. Аллен Даллес доктрина яза, ничек итеп бу Россия дигән илне, ул вакыттагы Советлар Союзын юкка чыгарырга дигән. Ул нәрсә ди: “Менә тиздән, берничә айдан сугыш бетәр, дөньялар бераз тынычланыр, ләкин без бар байлыгыбызны, бар алтыныбызны советлар илендәге яшьләрне, балаларны бозуга, фәхишәлек, наркотиклар кертүгә багышлаячакбыз. Без моның өчен бернинди алтынны да, долларларыбызны да кызганмаячакбыз”, - диелгән бу документта. Документ бар. Мин боларны яшь вакытта ук белә идем, чөнки язучы буларак, сәясәт белән, дөнья белән кызыксына идем.

Беркайчан да безнең татар балаларының мондый төсле журналы булмаган, ул йөз ел элек булып алган, бер-ике ел “Акбүзат” дип аталганмы, чыгып алган. Мондый журнал беркайчан булмаган. Егерме мең тираж. Рухи тәрбияне берничек тә үлчәүгә салып булмый. Безнең бүгенге түрәләр үлчәүгә салмакчы булалар, рухи тәрбиянең, рухи дөньяның нәрсә икәнен аңламыйча, бик тырышып, комиссия нигезендә кормакчы булалар. Ләкин аны берничек тә үлчәүгә салып булмый.
Сорау булгач, фактлар белән җавап бирәсе килә. Буш сүзне аны һәрвакытта да сөйләп була.

“Порнография караган балалар кая бара, бу ил кая бара?”

Бигрәк тә үзәк, Мәскәү телевизион каналларын ачып карыйсы килми, анда гел сугыш, гел боевиклар, кем кемне аткан, үтергән, гел каралык, пычраклык, порнография китте. Берзаман, ул вакытта әле минем ике балам кечкенәләр, мәктәптә укып йөриләр, мин эштән төшке ашка кайттым, үз ачкычым белән ишекне ачып керсәм - өйдә тынлык, балалар тавышы юк. Әле алар икесе дә кечкенә -беренче, өченче сыйныфларда укыйлар иде. Икесе дә мәктәптән кайтканнар да икенче бүлмәдә, дөньяларын онытып, шыпырт кына телевизор карап утыралар. Кердем дә бүлмәгә, сөялдем һәм экранга бактым: анда - порнография. Тиз генә барып, телевизорны сүндерсәң дә, сүндермәсәң дә... Шундый коточкыч хәл. Мин әле дә хәтерлим - ишек яңагына сөялгән килеш басып торам, ике күздән дә шыбырдап яшь ага. "Бу балаларга, бу сабыйларга бу яшьтән шуны күрсәтә башлагач, болар кем булып үсәрләр, ничек үсәрләр, кая барырбыз, бу ил кая барыр, халык кая барыр" дигән уйларны язучы, шагыйрь буларак уйлагач, башыма күсәк белән суккан кебек булды. Мин бу очракта беренче чиратта үз балаларым турында уйладым. Шуннан миңа күсәк белән суккандай икенче бер фикер килде - матурлык турында яңа журнал яки гәзит уйлап табарга кирәк.

"Проблеманы хәл итү юлы – “Таһир-Зөһрә” газетасы"

Һәм мин аны уйлап таптым - “Таһир - Зөһрә” дигән газета чыгара башладым. Ул вакытта “Салават күпере” дә минем шәхси журнал буларак чыгып килә иде, ул соңыннан гына матбугат министрлыгы карамагына керде. Һәм “Таһир – Зөһрә” дигән газета чыгара башладым. Бер якта – “СПИД – инфолар” бар, пычраклык, шәрә хатыннар белән тулган дөнья дип әйттем инде, кабатланам, ә бу газетада бернинди пычраклык турында язмадык. Журналистлар газета-журналда дөньяны караңгы итеп язсалар да, матурлык, мәхәббәт, дуслык, пакълык, сафлык дигән әйберләр бар бит. Без “Таһир – Зөһрә” дә гел шулай яза башладык. Сигез битле газета иде ул, беренче сан чыгуга, шундук биш мең кеше язылды. Бернинди реклама да юк, аңа акча да юк, минем шәхси газета. Каян ул вакытта акчасын тапканмындыр - әйтә алмыйм, яшь булганмын, энергия ташып торган ул вакытта. Әле дә Аллага шөкер. Әлеге газетаның тиражы унбиш мең булды.

Мин боларны нәрсәгә сөйлим? Безнең бу “Таһир – Зөһрә” газетасы айга бер чыга иде һәм сигез битле генә иде. Гел матурлык, кешеләр арасындагы матур мөнәсәбәтләр, матур мәхәббәт турында яздык, чөнки алар кая карасаң да бар иде, без шуларны таптык һәм газетада бирә башладык.

“Кемнең кемнән бала тапканын беренче биткә бирү – дөрес әйбер түгел”

Әле дә, яшерен батырын түгел, хәзерге басмалар да - Мәскәү матбугаты да, үзебезнең газета–журналлар да - күбрәк сенсацияләр турында яза. Кем кем белән аерылышкан, артистларның ничә хатыны, ничә сөяркәсе бар яки кемнән бала тапкан - шуларны алгы биткә бирергә тырышабыз. Бу - дөрес әйбер түгел. Матбугат ул, беренче чиратта, рухи тәрбия. Әлбәттә, матбугат ул мәгълүмат бирергә тиеш. Мисал өчен, бүген безнең Татарстан дәүләте нинди карарлар чыгарган, нинди юнәлештә эшли - яңалыкларны халык бары тик матбугат аша гына белеп тора. Безнең андый махсус газеталарыбыз, журналларыбыз бар, анысы әйбәт. Ләкин балалар, сабыйлар өчен, хатын-кызлар өчен  “Сәхнә” дигән махсус әдәбият, театр журналлары бар. Боларның төп миссиясе - бүгенге көндә тәрбия бирү. Тәрбияне бары тик матурлык нигезендә генә биреп була.

“Икътисади кризис – уйлап чыгарылган әйбер”

- Тиражларга карасак, кешегә кирәкме бу матурлык, әллә кешегә сенсация кирәкме? Сез бит әйттегез: матбугат, тираж җыю артыннан куып, шундый сенсация бирә башлады, дип. Моның нәтиҗәсе нәрсә булды?

- Әгәр дә күбрәк матурлык, матур кешеләр, парларның матур мәхәббәте турында язсаң, укучылар шунда ук арта, тираж да арта.

Хәзер инде илдә, дөньяда кризис, диләр. Мин ул икътисади кризисның нәрсә икәнен бик аңлап бетерә алмыйм. Бу заманда, XXI гасыр башында, шулкадәр көчле технологияләр булганда. 1962 елда ук дөньяда беренче булып космоска мендек. Банклар, заводлар эшләп торган заманда нинди кризис булырга мөмкин? Бу - уйлап чыгарылган әйбер. Анысы ярар, матди кризис, депрессияләр булган, йөз ел элек Америкада икътисади депрессия булган, алар булган да беткән. Ә хәзер безгә рухи кризис килде. Ул безнең капкадан керде. Мин хәзер үзебез өчен түгел, бигрәк тә үземнең балалар өчен борчылам. Алар өчен борчылу егерме мең бала өчен борчылу булып әверелде. Бу - язучының, журналистның төп эше инде.

“Басма матбугат – ташка басылган әйбер, электрон югалырга мөмкин”

Аннан соң басма матбугат бар, бар - электрон. Без әгәр дә ниндидер сүз сөйләшә башласак, таякны гел бер якка гына бөгәбез. Имеш, басма матбугат кирәк түгел, электрон гына булырга тиеш. Электрон булырга тиеш түгел, басма матбугат кына булырга тиеш. Интернет булырга тиеш түгел, ул кешене боза. “Кибер куркынычсызлык” дигән төшенчә чыкты. Виртуаль тормыш аркасында хәзер балалар һәм башкалар бик күп зыян да күрә. Ләкин мин, язучы буларак, журналист буларак, интернетны, электрон матбугатны һич тә яманламыйм. Алар да кирәк, алар мәгълүмат һәм аналитик мәгълүмат бирергә тиеш. Басма матбугат та булырга тиеш.

Басма матбугат нәрсә дигән сүз? Ул - таш дигән сүз. Менә без, археологлар тапкан Орхон Енисей язмаларыннан укып, үзебезнең тарихны, төркиләрнең тарихын белдек. Ташка басылган иде алар. Шулар ташка басылмаган булса, без тарихны белмәгән булыр идек. Без, Айтматов әйткәнчә, маңкортлар булыр идек.

Ә электрон газета, журнал, китапларның бер ягы бар бит, мисал өчен, әгәрдә бер вирусны махсус җибәрәләр икән, бөтен программаң бетәргә мөмкин. Бер атнага, бер айга, бер көнгә дә булырга мөмкин. Бер айга вирус килеп керә яки аны махсус кертәләр икән, укыту программалары, укыту процесслары өзелергә мөмкин. Гел планшеттан, айпадтан гына укыту дөрес әйбер түгел ул. Ә ташка басылган югалмый. Аны алып карап, китапханәдән, архивлардан эзләп була.

Минем белән килешәсездерме-юктырмы, мин үзем инде романнарны да, повестьларны да бер унбиш еллап каләм белән язмыйм, мин компьютерда эшлим, язам. Мин интернетсыз, электрон басмаларсыз яши, тормышны күз алдына китерә алмыйм. Элек калын – калын роман язганда, мәгълүмат кирәк булса, китапханәгә бара идем, айлар, атналар вакыт уза иде, ә хәзер интернетка кердең - табасың. Бик рәхәт нәрсә ул. Мин компьютерда язам, мин аңа каршы түгел, ләкин алар икесе дә булырга тиеш һәм бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш.

Безнең “Сәхнә” журналының да, “Салават күпере” нең дә сайтлары бар иде. Ләкин бик нык уйланганнан соң, сабыйлар журналы “Салават күпере” нә сайт кирәк түгел дигән фикергә килдем. Рәхмәт, безнең “Татмедиа” җитәкчесе Андрей Кузьмин да моны яклап чыкты. Чөнки тышлыгына ноль яшьтән дип язылган - ноль, бер, ике яшьтәгеләр өчен. Бер яшьтәге бала аны укый белми - ул аның рәсемен күрә, ике яшьтәге бала укый белми - ул аны тешләп булса да карый. Тешләп карасын, иснәп карасын, типография исен, буяу исен сизсен, рәсемнәрен карасын. Бәләкәй балаларга интернет кирәк түгел. Шуңа күрә без “Салават Күпере” журналының сайтын яптык. Ул хәзер “Сәхнә” журналы сайтында - әти–әниләр өчен, тәрбиячеләр һәм мәктәп укытучылары өчен блог буларак бара. Бу яшьтәге балалар интернетка керергә тиеш түгел.

“Безнең халык гайбәт ярата”

- Хәзер матбугат редакторларын борчыган әйберләрнең берсе - тираж мәсьәләсе. Сез, матурлык турында язганда, тираж артырга мөмкин, дип әйттегез. Шул рәвешле тиражны арттырып буламы?

- Нишләп булмасын, була. Миллион төрле юллары бар аның. Без төрле проектлар алып барабыз.

“Сәхнә” журналының нәшер ителә башлавына унбиш ел. Бу сәнгать, нигездә театр, мәдәният журналы, сәнгатьнең бар төрләре дә керә монда, рәссамнарның эшләрен дә бирәбез. “Сәхнә” журналы моннан күп еллар элек, Казанның мәгариф идарәсе белән берлектә балалар өчен “Сәяр” дигән театр фестивале оештыра башлады. Рәхмәт, безнең бик креатив министрыбыз Энгель Нәвап улы Фәттахов моны күтәреп алды, узган ел мәгариф министрлыгы белән республика күләмендә үткәрдек. Журналларда бу фестиваль турында бөтен мәгълүмат, алай гына да түгел, җиңүче балаларның рәсемнәре, яшь артистларның рәсемнәре, алар турында мәкаләләр басылып чыга. Балалар, әти-әниләр шул журналны эзли башлады, үзләре турында язылган бит анда. Журналда театр белгечләре балалар, театр түгәрәкләре, студияләре җитәкчеләре өчен мастер-класслар алып бара. Әгәр үзеңнең балалар бакчасындагы, мәктәбеңдәге театрның җиңүен телисең икән, син бүген пьесаларны, театрның, драматургиянең таләпләрен белергә тиеш. Ә болар “Сәхнә” журналында чыга. Шулай булгач, журнал кирәкме? Кирәк. Тираж артамы? Болай да арттырып була.

Әгәр мин журналны әнә шул 90 нчы еллар сәясәте белән алып барырга теләсәм, аның тиражын миллион булмаса да (язучы буларак арттырып әйтәм инде), йөз мең ясап була. Кем кем белән йөри, кем кем белән йоклаган, йокламаган, нигә болай булган, кайсы артист нишләгән - шулар турында гына язсак, кызыксынучы күбрәк.  Безнең халык шулкадәр гайбәт ярата инде ул. Күргәнегез булса, авыл җирендәме, шәһәрдәме - кайда булса да, ике хатын-кызны читтән генә күзәтсәң: бер-берсенә якын килеп, төкерекләрен чәчеп, берсе тыңлый, икенчесе гайбәт сөйли. Яраталар инде мелодрама! Аларның күңелендә бар. Шул артистлар турында гайбәтләрне язып барсаң, әллә нинди тираж ясап булыр иде.

Ләкин безнең максат ул түгел. Бу журнал башта Зиннур Хөсниярнең шәхси журналы буларак оешты. Аннан соң “Татмедиа” составына кереп киттек без. “Татмедиа” безнең алга андый максат куймады. Максат – артистлар, сәхнә ярдәмендә рухи тәрбия бирү. Сәхнә бит ул - үзе матурлык. Театр артистлары, эстрада артистлары, җырлыйлар, бииләр, спектакль куялар - ул бит матурлык. Һәм безнең максат – шул матурлыкны сайтта да, журналда да төрле рәвештә бирү, басма аша матур итеп халыкка җиткерү һәм татарның бөек сәнгатен шушы рәвештә ташка бастырып калу. Ташка бастырып барабыз. Төрки татар мең ел яшәячәк, Алла бирсә. Йөз елдан соң, ике йөз елдан соң, “Сәхнә”журналын, “Салават күпере”н алып, бер гасыр элек балаларны ничек тәрбия кылганнар дип карасыннар. “Вакыт”, “Шура” журналларының чыгуына бит инде гасырдан артып китте, шулар ярдәмендә тарихны өйрәнәбез.

“Мин галим түгел, әмма профессиональ татар театрына мең елдан артык икәнен беләм...”

- Татар театрына мең елдан артык, дип әйттегез, моны исбатлап буламы?

- Без ел саен декабрь аенда татар һөнәри театрының юбилеен билгеләп үтәбез. Узган ел профессиональ театрга 110 ел булуын билгеләп үттек. Төрки, болгар театрның барлыкка килүенә йөз ел гына түгел. Һич тә алай түгел.

Мин галим түгел. Бүгенге көн белән бәйләп, тарихчылар белән бергә, алар белән киңәшеп, очрашып, Идел Болгарының тарихы турында зур гына роман яза башладым. Археологларда, тарихчыларда мәгълүмат бик күп, миндә ул юк. Ләкин миндә язучы буларак интуиция бик көчле, миндә абстракт фикерләү бик көчле. Шуңа күрә хәзер яңа фактлар ачылып килә.

Төрки-татар театры Идел Болгары дәүләтендә үк һөнәри театр булган. Без бит Идел Болгарындагы тормышны Ибне Фадлан сәяхәтнамәсе буенча беләбез. Бу - бердәнбер сакланып калган документ. Аны 40 нчы елда немец галиме Франк таба, тәрҗемә итә. Шуннан соң ул, дөньяга таралып, без Идел Болгары турында, безнең бабалар турында беләбез. Шуннан Ибне Фадлан яза - Болгарга килгәч, хан аңа күрсәтә тау башындагы сугышчылар, сугыш театры күренешен. Болар моны яшен дип тә уйлыйлар, бик шаккаталар. Багдадтан килгән кешеләрнең әйтерсең лә моңарчы шаккатып карарлык яшен күргәннәре булмаган. Урта гасырларда Европада күләгәләр театры була, менә шул театр булырга тиеш, ди хәзер галимнәр.

“Сәхнә” журналының узган елгы октябрь санында безнең бик атаклы археологыбыз, тарихчыбыз Фаяз ага Хуҗин белән минем әңгәмә чыкты. Ул да әйтә - шул заманда ук безнең, төрки татарның һөнәри театры булган. Ул күләгә театры булган. Моны хәзер безнең университеттта эшләүче галимнәр өйрәнә. Шуңа багышланган махсус китаплар бар. Ибне Фадлан Идел Болгарына 922 елда килә бит, шул вакытта профессиональ театр булган.

Мин моны галим буларак әйтмим. Хәзер мин галимнәр белән бергә романны язып бетерәм. Галимнәр белән кат-кат уйларбыз, тикшерербез, шуннан соң әйтермен. Мин, шушы фактларга нигезләнеп, профессиональ театрга 1000 елдан артык икәнен язучы буларак әйтәм, күңелем белән тоям.

Аннары карагыз Кол Галинең “Йосыф – Зөләйха” сын - ул бит шигъри спектакль формасында язылган. Шекспир Кол Галидән соң 5 гасыр соң яшәгән, Шекспирның “Гамлет”лары, башка әсәрләре шигырь белән язылган. Берәр галим әйтсен миңа – юк, Кол Галинең “Йосыф – Зөләйхасы” пьеса түгел ул дип. Ничек пьеса булмасын? Аны бүген рәхәтләнеп театрларда куялар, аның үзгәртмичә дә куеп була. Анда сөйләү бара, анда диалоглар. “Идегәйне” карагыз – аны шушы килеш, рәхәтләнеп рольләргә бүлеп куярга була, чөнки анда диалоглар бара.

Һәм ул чорда безнең прозабыз бар. Аларны пьеса итеп куеп булмый, ләкин боларны була. Аның мисаллары бик күп. Мин әле тирәнгәрәк төшеп җитә алмадым - димәк, Идел Болгарында ук төрки татарның театры булган.

“Халыкның рухи ягы - беренчел”

Моны мин нәрсә өчен бик раслыйсым килә, нәрсәгә ул минем күңелемә кагылды? Археологлар чүлдәме, башка җирдәме - бер яңа шәһәр эзләп табалар икән, иң беренче аның икътисадына игътибар итмиләр, аның мәдәниятына, культурасына, театрына игътибар итәләр. Әгәр шуны дәлилләгән казылмалар табыла икән, димәк, бу бик алдынгы, бик алга киткән дәүләт булган дигән фикергә киләләр. Дәүләтнең икътисади хәлен икенчел итеп карый археологлар, галимнәр.

Татар халкы - шул болгарлар, төркиләр нигезендә барлыкка килгән Алтын Урда тарихыбызның алтын чоры. Бүген татарлар - шуны дәвам итүче бер кавем, бик зур милләт. Әгәрдә фән ягыннан да безнең XX гасырның башында сәнгать театрыбыз, һөнәри театрыбыз булганны раслыйбыз икән, бу бит безгә бик зур дәрәҗә. Әнә бит Чехиядә басылган акчаларны табып, Казанның меңьеллыгын расладылар. Каршы килеп карадылар, татар галимнәре дә ышанмыйча карадылар башта. Бигрәк тә мәскәүләр. Ничек инде? Ниндидер Казанга, татарларның баш шәһәренә мең ел? Мәскәүгә 850 генә ел? Мәскәү бит ул! Тукай әйтмешли, “Әгәр Мәскәүләр тотса якаң”... Шуны тарихчылар исбатлап чыктылар.

Зиннур Хөсниярдән яңа тарихи роман: Минтимер Шәймиевтән һәм мәдәният министрыннан фатиха алынган

Әле өйрәнелмәгән әйберләр, тарихчылар өйрәнәсе әйберләр бик күп. Мин әйтеп киттем инде - археологлар, тарихчылар белән бергә, Болгар һәм Болгар чорының бүгенге белән бәйләнеше хакында “Әтил буенда” дигән яңа роман язам. Рәхмәт Минтимер Шәриповичка, ул бу әйбергә үзенең хәер-фатихасын бирде, минем белән килеште, каршы килмәде, эшлә диде. Һәм мәдәният министрыбыз Айрат Сибагатуллинга шушы мәсьәлә буенча киңәшкә барам. Ул тарихчыларга мөрәҗәгать итте, “Менә Зиннур Хөснияр, шушы темага роман яза, аңа ярдәм итегез”, - диде. Министр әйткәч инде, кайсы тарихчы янына барсаң да, рәхәтләнеп сәгатьләр буе сөйләшеп утырабыз, фикерләшәбез. Шулардан соң гына, Алла боерса, бу хакта әдәби романым туарга тиеш.

Әлбәттә, Болгар чоры турында Нурихан Фәттахның бик затлы “Итил суы ака турур” романы бар. Ләкин ул аны 1969 елда язган. Ул вакыттан соң инде хәзер күпме дистә еллар вакыт узды. Шуннан соң безнең Болгар чоры, Идел Болгары турында бик күп тарихи, археологик мәгълүматлар табылды. Хәзер ул чорга безнең караш бүтәнрәк. Шуңа күрә бу чорга багышланган, татарыбызны күтәрү максатыннан тагын бер роман булыр иде. Минем икенче максат - Идел Болгарын, татарның болгар бабаларының бөек тарихын бөтен дөньяга таныту. Шуңа күрә минем романдагы геройлар арасында Болгариядән, Венгриядән килгән спортчылар да бар. Алар да романның геройлары, шуңа күрә әйтәм - тарих белән бүгенгене бәйләү турында сүз бара.

“Мин журналист түгел, мин – журналның баш мөхәррире”

- Сез әйттегез - археологлар беренче чирата элекеге дәүләтләрнең матди байлыгына түгел, ә рухи байлыгына бәя бирәләр. Ә хәзер нәрсәгә күбрәк игътибар бирелә - рухи байлыкны үстерергәме, матди якнымы?

- Мин журналист түгел, әлбәттә, мин, хәзер утыз ел була, журнал чыгарам, журналның баш мөхәррире, мин үземне журналист дип исәпләмим, мин - язучы, мин - драматург. Язучының эше түрәләрне тәнкыйтьләп, болай эшләмиләр дип, Татарстан хөкүмәте, Россия алып барган сәясәтне тәнкыйтьләп утыру түгел. Тәнкыйтьләү бик җиңел ул. Советлар Союзы беткәч, коммунистларны гаепләп, аларга пычрак атып, болай дип, тегеләй дип, әллә кемнәр әллә кем булып бетте. Гаеплиләр, ә юл күрсәтмиләр. Мондый начарлык булмасын өчен, нишләргә соң, нәрсә эшләргә кирәк? Язучының максаты - мәгълүмат биреп, аңа анализ ясау, нәрсә эшләсәк, нәрсә булачагын алдан әйтү.

Мәхәммәд пәйгамбәрнең Хәсән атлы дус шагыйре була, пәйгамбәребез аңа гел әйтә торган була: “ Хәсән, син үткән турында, бүгенге турында язма, син киләчәк турында яз, синең шигырьләрең, әсәрләрең киләчәк турында булсын”. “Ә мин аны каян белим?” – ди Хәсән. “Сиңа бу эштә Җәбраил фәрештә ярдәм итәр”, - ди. Бу мин уйлап чыгарган түгел, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ташка басылган сүзләре. Язучыны бит Ходай Тәгалә тудыра, талантны да Күктән шул Җәбраил фәрештә бирә торгандыр. Чын язучыга Җәбраил фәрештә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Алдан күрергә, вакыйгаларны анализлап, интуитив рәвештә Җәбраил фәрештә ярдәме белән алдан әйтеп бирергә.

“ВАМИН” сөте белән кермәсә, “Просто молоко” сөте белән керер"

Әйткәнемчә, хөкүмәтне, түрәләрне гаепләп кенә әллә нәрсә эшләп булмый. Аларның “башларына сугарга кирәк”, куштыранаклар эчендә әйткәндә, матур мәгънәдә. Һәр органыбызның элпәсе бар. Болай эшләсәк, болай әйбәтрәк була, дип. Барыбер, бер кермәсә, бер керә ул. Әйтәләр бит - ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми дигән мәкаль бар. Без инде күп сөтләр белән кертеп карадык, ВАМИН сөте белән дә кертеп карадык, хәзер “Просто молоко” сөте белән дә кертәбез - барыбер керәчәк.
Игътибар иткәнем бар - без тукыган, язучылар эшләгән, язган әйберләр биш елдан соң әкренләп тормышка аша бара. Бүген әйттең - иртәгә эшләнми ул, җиңел әйбер түгел. Шуңа күрә язучының төп максаты - җәмгыятькә юл күрсәтү һәм укучының күңелен кузгатып, тәрбияләү.

“Күңел ул бишектә яткан сабый кебек”

Күңел ул шундый нәрсә. Хыялый бит язучы, мин күңелне абстракт рәвештә күз алдына китерәм. Бишектә яткан сабый бала кебек. Күңелне шулай тирбәтеп торырга кирәк. Һәм бу дөрес тә, моның хәтта физик законнары да бар. Бөтен нәрсә элпә белән капланган, безнең һәр органыбызның элпәсе бар - бавырның да үз элпәсе, йөрәкнең дә, ашказанының да. Һәм ул элпәләрдән төрле дулкыннар чыгып тора, аларны тембр дип әйтик инде русча. Алар тирбәлеп тора, һәм бавыр белән йөрәк, мәсәлән, икесе бер ритмда эшли. Әгәр шушы элпәләр арасындагы тембр бозыла икән, димәк, кеше авырый дигән сүз. Яки аның йөрәге дөрес түгел, яки бавыры. Бу - галимнәр тарафыннан расланган әйбер, мин моны беләм, төбенә хәтле өйрәндем, язучы кеше, романнар авторы буларак. Моны белмичә, язып булмый. Хәзер укучы бик акыллы, аны әкият язып кына шаккаттырып булмый.

“Туган тел ул русча яза белмәгән язучыларның китапларын уку өчен генә кирәкме?”

- Сез әйттегез, язучы киләчәкне күрсәтә ала, дип. Хәзер безнең матбугат та тиражын югалтып бара, әдәбиятны укучылар да кими. Безнең яшь буын, аеруча Татарстаннан читтәгеләр, татар телен белми, телне югалтып баралар. Сез бу проблемадан нинди чыгу юлы күрәсез, телне югалтуны ничек туктатырга?

- Телне югалту ул - безнең бик зур проблема. Ләкин башта ачыклап китик әле, туган тел ни өчен кирәк? Мәсәлән, әгәр дә мин шәһәр малае булсам? Мин - һөнәрем буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы, мин - рус филологиясе белгече. Туган тел ни өчен кирәк соң ул? Менә балаң. өеңә кайтып, әти, әни дип әйтте, синең күңелең булды, шуның өчен генәме? Нәрсә өчен кирәк соң ул туган тел? Башта шундый сорау куйыйк әле. Ул русча яза белмәгән, татарча гына язган язучыларның китапларын бастырып чыгарып, шуларны уку өчен генә кирәкме?

“Сәхнә” журналы ике телдә чыга, чөнки ул сәнгать турында. “Салават күпере” журналы өч телдә - инглиз, рус һәм татар телләрендә чыга. Мин моны махсус эшләдем. Бу - татар балалары өчен. Татар баласы бик күп телләр белергә тиеш: беренче - туган телен, инглиз телен, рус телен һәм башкаларны. Шулай ук галимнәр фикерен әйтәм - туган телен яхшырак белгән саен, балага чит телләрне үзләштерү җиңелрәк. Туган телен начар белгән балага чит телне үзләштерү бик кыен. Заманында “Салават күпере” каршында “Мин инглиз телен яратам” дигән дәреслек чыгардым. Инглиз телен балага рус теле аша өйрәтүгә караганда татар теле аша өйрәтү җиңелрәк, чөнки безнең инглизләр белән шактый авазларыбыз уртак. Шулай ук француз телен дә, татар теле аша өйрәтү җиңелрәк, бала тизрәк үзләштерә. Нигә? Чөнки француз телендәге басымнар белән татар телендәге басымнар бер. Балага бүтән иҗектәге басымнарны өйрәнәсе, ятлыйсы булмый, татар телендә бар инде, ул шуннан аны эләктереп кенә ала. Менә ни өчен кирәк туган тел. Монысы бер, ләкин вак мәсьәләдер.

Без заманында Мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәпләргә татар теле аша инглиз телен өйрәтү дәреслекләре чыгарып тараттык. 3 мең тираж белән.

Икенчесе. Мисаллар белән әйтәм, мин буш сүз яратмыйм. Безнең Казанда татар мәктәпләре бар, бар катнаш мәктәпләр, рус мәктәпләре. Полициянең балалар бүлегендә татар мәктәпләреннән хисапта торучы балалар юк, ә нишләптер башка мәктәпләрдән бар. Полициядә учетта торган балалар рус мәктәпләрендә күбрәк, ә татар мәктәпләрендә, татар гимназиясендә бөтенләй юк. Мин моны кичә ишеттем, менә тикшереп карасыннар. Бу - минем фикерем түгел, бу – факт. Ни өчен бу шулай, ни өчен катнаш мәктәпләрдә укыган балалар хулиганлык эшли, наркотиклар белән шаяра, бозыклык эшли һәм полициягә хисапка алына, ә татар мәктәбендәге бала алай эшләми? Куркакмы? Бәлки аңгырадыр ул, надандыр? Юк, алай түгел. Син әгәр дә татар булып тугансың икән, иң кимендә ун яшькә кадәр татарча тәрбияләнергә тиешсең, шул вакытта син әхлаклы буласың, шул вакытта син чиста, тәүфикълы буласың. Син әгәр дә рус булып тугансың икән, кимендә ун яшькә, бишенче сыйныфка кадәр рус тәрбиясе белән тәрбияләнергә тиеш. Бу – генофонд. Бу минем сүзем түгел. Безнең авылда, “Минем кулым түгел, Әйшә Фатыйма кулы”, - дип өшкерәләр иде балаларны һәм кешеләрне. Бу минем сүзем түгел, бу - галимнәр, биологлар сүзе.

Генофонд дигән әйбер бар, бар генетика дигән әйбер. Ходай Тәгалә шулкадәр кызык итеп яраткан дөньяны. Мәсәлән, чуваш баласына туганда ук әти-әнисеннән, бабаларыннан килгән чуваш генофонды салынган. Мари баласы булса - мариныкы, рус икән – русныкы. Татарга – татарныкы. Әгәр дә бүтән кан, тәрбия кертеп бозасың икән, җимерәсең бит син аны. Ә шул генофондны ничәдер яшькә кадәр – 5, 15 яшькәме шул килеш кенә, мәсәлән, русныкын русча гына алып барсаң, биш яшькә, унбиш яшькә кадәр, ул бала зур үскәч, бик талантлы, акыллы, бик тәүфикълы булачак. Һәркемнең таланты бар, ул ачылачак. Инглиз, француз, гарәп – теләсә кем белән шулай.

Татарча белмәгән татарлар арасында галимнәр дә бар. Алар бар, ләкин татар телендә бер авыз сүз белмәгән һәм дөньяви ачышларга ирешкән галимнәр, туган телләрен дә белгән булсалар, аларның ачышлары тагын да зуррак булыр иде.

“Телне үстерү журналист-язучылар җилкәсендә калды”

- Туган телне ничек сакларга була, нинди ысуллар белән?

- Телне,  иң беренчесе - әдәбият, матбугат белән саклап була.

- Кеше укыймы соң бүген әдәбиятны?

- Укый.

- Яшьләр укыймы соң?

- Чагыштырып сөйләгәндә, менә болай ул. 1990 елларда видеомагнитофоннар килеп керде. Хәзер Интернет бар, башка мөмкинлекләр. Ләкин тәрбия процессы турында сүз барганда, моны өйдә, әти-әниләр үзләренең күзәтүе астында тотарга тиеш. Ике яшьлек балаң тәрәзә төбендәге гөлне барып аудара икән, аны бит ачуланабыз, алай эшләргә ярамый. дип әйтәбез. Бу күзәтүме? Бу күзәтү. Ә нишләп без шушы рухи тәрбияне дә контрольгә алмыйбыз? Без бит моны контрольгә алырга тиеш.

Татар теленең бүгенге көндә кулланышын үстерү мәсьәләсенә килгәндә, бу турыдан-туры сәясәт белән бәйле. Әгәр дә татар теле университетларда, җитештерү өлкәсендә, завод-фабрикаларда, бүтән җирләрдә кулланылышта була икән, ул үсәчәк. Андый закон бар. Эшләми торган закон бар. Ул түрәләрдән, хөкүмәттән тора. Без шуны эшли торган закон буларак тормышка кертеп җибәрәбез икән, ул менә дигән итеп үсеп китәр иде.

Татар телен үстерү бары журналистлар, язучылар, артистлар, театрлар җилкәсендә генә калды. Хөкүмәт матур гына үз өстеннән аударды да, сылады да куйды - менә теләсә нишләгез. Ә без,  сазда чапылдап яткан бакалар кебек, аяк-кулларны селкетеп карыйбыз, әллә нәрсә килеп чыкмый. Бу - закон тарафыннан, дәүләт тарафыннан, Мәскәү тарафыннан яклау табарга тиеш.

Бу хакта минем хәтта сөйләшәсем дә килми. Йөз елдан артык сөйләшәбез. Тукай: “Тотса Мәскәүләр якаң!”, - дигән шигырен язганга йөз елдан артты бит инде, бер гасыр булды. Без бер гасыр буе ничек тел турында тел тибрәтергә мөмкин? Төгәл, конкрет эш кирәк.
Әлбәттә, Татарстан хөкүмәте җитәкчеләренең кулларына гел сугып торалар. Мәскәү патшалары инде гомер буе моны аңламаган. Моңа башкалар, чиркәү дә бик каты килеп кысыла, бу мәсьәлә буенча аларның да тискәре роле бар. Минем күп мәртәбәләр әйткәнем бар - катнаш урманга килеп керәсең, каен, өрәңге, имән, башка агачлар үсә. Һәм бер генә түгел, ә меңләгән кош. Матур бит. Россия шул катнаш урман кебек, анда йөздән артык милләт яши. Татар телен, мари, чуваш телләрен үстерү ул рус яки бүтән телгә комачау итәмени? Алар бит инде хәзер үзара кушылып беткән. Рус теленең, төрки, гарәп телләренең күп сүзләре кергән. Тукайның тагын бер шигыре бар - “Тел вә лөгать алмашып” яшибез. Шуны эшләп була бит.

“Телне сәхнә аша сакларга була”

Сәясәтчеләр шуны, белмим, аңламыйлардырмы? Мин әйттем бит инде - язучылар, сөйли торгач, биш елдан соң аңлый башлыйлар, дип. Бу бигрәк тә Мәскәү турында. Безнең Татарсан җитәкчеләренә килгәндә, минем рәхмәттән башка сүзем юк. Безнең хөрмәтле президентыбыз моңа бик зур игътибар бирә. Ул, татар теле булсын өчен дип кенә түгел, әйбәт тәрбия булсын өчен дип эшли. Туган тел белән тәрбияләнгән баланың әхлаклы, саф, пакь бала буласын белеп эшли ул моны. “Сәяр” фестивале турында әйттем бит, тагын бер кат Мәгариф министрлыгына рәхмәтемне кабатлыйм. Безнең бу фестиваль татар телендә бара, балалар спектакльләрдән өзекләр куялар. Монда унга якын милләт баласы катнаша. Узган фестивальдә Чистай шәһәреннән рус балалар бакчасы катнашты. 6 бала һәммәсе рус милләтеннән. Бер авыз сүз татарча белмәгән малайлар, кызлар, Казанга килеп, татарча спектакль куйдылар. Бу нәрсә дигән сүз? Бу журналистларның, журналларның, безнең Мәгариф министрлыгының тел юнәлешендә эшләве дигән сүз. Аларның дикцияләре минекенә караганда матуррак, шулхәтле матур өйрәнгәннәр. Сорыйсың: ”Энем, татарча беләсеңме соң?”, - дип, “Ну вот, что вы сказали знаю, и перевод знаю и смысл знаю”, - диләр. Шушы фестивальдән соң әти-әниләре килеп, рәхмәтләр укыйлар. Алар - татар телен белмәүче татарлар, руслар, яһүдләр.

Без өйдә, татар теле дә, инглиз теле дә, башка телләр дә кирәк, дип ничек кенә аңлатып карасак та, мәктәпләрдә факультативларга йөртсәк тә, мәктәпләр тырышса да, балаларны кызыксындыра алмый идек. Ә бу - театр дигәч, һәр бала кызыксына. 1960 нчы елларда һәркемнең космонавт буласы килә иде, ә хәзер, сәхнәгә менеп, йолдыз буласылары килә. Бу фестивальдә син сәхнәгә менәсең бит, шуңа күрә ул рәхәтләнеп телне өйрәнә, татар телен өйрәнә һәм татарча спектакль куя. Миңа әти-әниләре сөйли – балалары өйгә кайта һәм көзге янына басып, татарча кабатлый башлый. "Безнең әби дә кызыксынып китә хәтта, без барыбыз да кызыксынабыз, бу сүз ничек икән, эзли башлыйбыз, белмибез, күршеләргә керәбез, дусларга шалтыратабыз, сорыйбыз, кызыксынабыз", - диләр. Шуның белән телгә игътибар арта. Бу бит әйбәт башлангыч, бу бит әйбәт нәрсә. Димәк, әдәбият, театр, сәнгать ярдәмендә баланы да, өлкән кешене дә татарчага өйрәтеп була. Ләкин һаман да шул кырыс законнар кирәк, Мәскәүдән башларга кирәк. Минем төп максатым, журналист буларак та, язучы буларак та нәкъ шулай.

“Безнең тел “әти-әни” дип түгел, “Ленин” дип ачылды

Тагын бик мөһим әйбер бар. Дин проблемасы шулкадәр катлаулы. Беренчедән, без җитмеш елга якын диннән аерылып тордык. Мин, мәсәлән, үзем 1962 елгы, мин коммунизм киләсенә ышана идем, безне ышандырдылар. Әле дә әйтә әти-әниләр, сезнең телегез “әти-әни”, “Алла” дип түгел, “Ленин бабай” дип ачылды, диләр. Бүген рус балаларының Христос дип, татар балаларының Ходай, Алла, әти-әни дип ачыла икән, димәк, тәрбия дөрес башланган. Тәрбия дигән сүз ни өчен кирәк соң ул? Ул, минем балам үсеп җитеп. зур егет булгач та, әти дип рәхәтләнеп әйтер өчен генә түгел, минем сүзне тыңлап, хөрмәт итеп, әти-әнисен, туганнарын яратып яшәсен өчен кирәк. Балаңны бит үзең өчен, киләчәктә терәгем булсын, дип үстерәсең, һәм һәр кеше дә баласына бәхет тели. Баласына бәхет, тәүфикъ теләмәгән ата-ана юк, әби-бабай юк.

“Барысы да генофондка бәйле”

- Сез, Татарстаннан кулак дип сөрелгән кешеләрнең тормышы турында тикшерү алып барып, “Гарасат” дигән китап та язган идегез. Шул турыда да әйтеп китсәгез иде, эзләнүләр вакытында нинди яңалыклар ачыклый алдыгыз?

- “Гарасат” - роман-дилогия. Икътисад буенча “Мәскәүләр тотса якаң” дигән сүз әле дә бик дөрес. Лидерыбыз да беркөнне "раскулачивание" турында әйтеп китте. Элек тә булган ул. Мине Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан куылган кулак гаиләләрен өйрәнергә Себергә җибәргән иде. Мин анда Татарстаннан китеп Себердә яшәгән татарлар турында яздым. Алар шулкадәр ачы язмышлы, алар хакында тыныч кына укый алмыйсың, йөрәк дөп-дөп тибә, алар хакында белгәннән соң, мин бик күп кенә татар гаиләләрен таптым. Миңа бер фоторәсем дә биреп җибәрделәр. Анда - бик матур гына гаилә. Тәкәнеш районыннан Әхмәтша Баһавиев төшкән гаиләсе белән. Бик зур гаиләсе булган, аларны, тегермән тоткан өчен, 1931 елда Татарстанның Тәкәнеш районыннан куып җибәрәләр. Хәерче, бетле авылдашлары куа. Бу бер кешене дә ялламый, үзенең малайлары, кызлары белән эшли, он тарта, ак ипи ашый. Кире кайта ул. Себердә каласы килми, үзенең сөрген вакыты чыккач, кире кайта. Үз гаиләсе белән генә кайтмый, артыннан тагын 80 татар гаиләсен ияртеп кайта. Кайта, ачлык бит әле һаман, тагын тегермән корып җибәрә. Татарстанның үзенә кайтырга курка, Можга елга буена кайтып, тагын тегермән корып җибәрә. Бөтен гаиләсе белән, малайлары, кызлары белән эшләп, тагын ак ипи ашый башлый.

Моның үзенең туган авылы ерак булмый, тегермәне дә бар икән дип киләләр моның янына. Килгәч, үзләре сөргенгә куган авылдашлары Әхмәтшаны күреп, шаклар каталар да, кире борылып китә башлыйлар. Әхмәтша Баһавиев та боларны танып ала бит инде: “Каягыз, нишләп кире борылдыгыз, әйдәгез – әйдәгез авылдашлар”, - ди. Үпкәсен онытып, авылдашларын чәйгә чакыра, ашата бу ачларны, әле тагын капчык төпләренә күпмедер он да салып җибәрә.

Бу минем фантазия түгел, бу тарихта, тарихи документ бар. Бу кеше безнең президентыбыз Рөстәм Нургаливның туган тиешле кешесе булып чыкты, шаккатмалы. Менә мин генофондтан килә бар нәрсә. дип сөйләдемме, менә шул инде генофонд. Безнең Миңнеханов, бер карасаң, тегендә, икенче – монда, лидер, бик энергияле. Сокланам. Бу - геннардан килә, нәселе шундый, шәҗәрәсе шундый булган. Физикада бер закон бар, бер нәрсә дә юктан бар булмый, бардан юк булмый. Менә “Гарасат” романында бу бик матур итеп язылган. Әйткәнемчә, әгәр Миңнеханов Президент булмаса, мин аны теләсә кайда сөйләп йөрер идем. Президент булгач, инде бик сөйләп йөрисем дә килми, теләгән укучы үзе алып укый.

“Җәбраил фәрештә язучыга алдан күрергә ярдәм итә”

Шулай ук дин турында әйтәсем килә. Дин бик зур проблемага әйләнде. Күптән түгел генә ваһһабчыларга кагылышлы проблемалар булып алды. Безне, ваһһабчыларны үрчетәсез, дип, кемнәр генә гаепләмәде. “Гарасат” романын мин 2011 елда яздым. Анда ваһһабчылар бар - ничек итеп гарәп илләрендә укып кайтып, Исламдагы Хәнәфи мәзһәбенә каршы килеп, җинаятьләр эшләүчеләр турында язылган. Роман 2011 елда язылды, ә бу вакыйгалар ике-өч ел элек кенә булды. Күрәсең, Мәхәммәд пәйгамбәр әйткән, Җәбраил фәрештә язучы буларак ярдәм иткәндер инде. Язучының бөтен таланты бит алдан күрүдә. Менә монда болар барысы да язылган. Ислам дине, минем кандагы, әти-баба диненең бик күп файдалы яклары бар аның. Бүген аның зыянлы яклары да бик күп, бөтен кеше мулла, абыстай булып бетте. Гап-гади бер авылдагы ашка килеп утыр, абыстай укый, соңыннан төрле күңелсез хәлләр башлана. Син бу сүзне дөрес әйтмәдең, алай укылмый ул, болай укыла дип әйтәләр. Хәтта бездә динне кәсеп иткән кешеләр бик күбәйде. Акча эшләү, сәдака җыю өчен йөриләр. Бу - бик куркыныч, халык боларга ышанмый башлады. Чалма кигәч, әйтерсең ул Ходай Тәгаләгә якынрак. Чалмасын киеп. сакал үстереп, теге вакытларда президент булып сайланам, дип йөрүчеләр дә булды.

Минем “Гарасат” романы ике өлештән тора, берсе “Хуш, авылым!” дип атала. Анда Мәхмүт дигән хәзрәт турында сүз бара. Ул әле яшь, динне белеп бетерми. Бозык, фәхишә авыл. Икенче авылга Җәлил хәзрәт имам булып кайта, дин белән авыл күтәрелә һәм чистара, алга китә, матди яктан да, рухи яктан да алга китә. Әгәр динне без шул юнәлештә файдалана беләбез икән, барысын эшләп була. Бу инде буш сүзләр түгел. Карагыз шул Әләзәннәрне, карагыз шул Муса, Гали авылларын. Әллә ничә мәхәлләле, әллә ничә мәчетле. Алар бит биш вакыт намаз өстендә, чәй эчеп кенә утырмыйлар, алар көндез ат урынына эшли. Болар матур яшиләр бит, аларга бөтен Россия шакката. Ни өчен - чөнки болар динне матур итеп көйләп җибәргәннәр. Дин боларда кәсеп түгел, ә йөрәк, иман эше.

“Нигә спортка игътибар бар, ә театрга юк?”

- Ни өчен әдәбиятта, прозада ирләр юк? Сезнең буында тулысынча ирләр дияргә була, ә хәзерге әдәбиятта яшь буын башлыча - хатын- кызлар.

- Әйтәләр менә Тукай хәерче булган, торырга өе дә, гаиләсе дә булмаган, язган бит әле, диләр. Тукай хәерче булмаган. Син гомерең буе яшәп кара кунакханәгә кереп? Кем яши ала? Яшәп булмый, өч көн торсаң, торасың - бетте. Тукайны үз иткәннәр, ул вакытта сүзнең, әдәбиятның кадере булган. Ул вакытта мәхәббәт дигән сүзнең һәм төшенчәнең, сафлык, матурлыкның кадере булган. Тукайны күтәреп йөрткәннәр, ярдәм иткәннәр, ул Болгар номерларында яшәгән. Әгәр дә синең балаң ач утыра икән, хатының ипигә акча юк, дип зарлана икән, нинди матурлык, икътисад турында язучы яза ала? Яза алмый. Мин ышанмыйм аның әйбәт әйбер язасына. Тукай белән чагыштырмасак та. Без Мөдәррис Әгъләмов белән Аккош күлендә бергә тордык, аның тормышка тәлапләре бар иде. Шигырьләре белән дә Тукайга охшаган инде ул.

Мисал өчен, Мәскәүдә театр модасы бар. Безнең Казанда спорт модасы. Әгәр дә Казанда да театр спорт белән бергә булса? Мин спортка каршы түгел, мин - Кысла, көнгә 2-3 чакрым йөзәм, эшкә егерме чакрым велосипед белән киләм күп вакытта, мин элеккеге штангист. Спортка каршы түгел, ләкин алар параллель барырга тиеш. Нигә син, берсен күтәреп, икенчесен төшерәсең? Әйттем бит - икътисади кризиска караганда, рухи кризис миллион мәртәбә куркыныч. Керде, килде инде ул. Бер-берсен суеша башладылар. Адәмнәр арасындагы мөнәсәбәт үзгәрде. Хәзер күрше күршегә йөрми, көнләшү, хөсетлек. Бер-берсенең байлыгыннан көнләшә, ул беркайчан да яхшылыкка алып бармаячак.

Без шундый илдә туганбыз инде. Бер инглиз язучысы: “Бу Рәсәйдә я ачлык, я инкыйлаб”, - дигән. Революция булуын теләмим, балалар, оныклар бар, аларның матур тормышта яшәүләрен телим. Язучы буларак та, Зиннур Хөснияр буларак та шуны телим, чөнки инкыйлабның, үзгәртеп коруларның беркайчан яхшылыкка алып барганы булмады. Төслеме ул, төссезме, сорымы – барыбер. Һәм монархиянең дә беркайчан да яхшылыкка алып барганы булмады. Бездә боларның һәммәсенең дә чәчәк ата торган вакыты, дип исәплим мин. Әгәр дә хөкүмәт тарафыннан язучыга, театрларга күбрәк игътибар була икән, ул бит язучы өчен кирәк түгел. Мин эшмәкәр булып та, бу хәтле гәүдәм белән спортчы булып та күп нәрсә эшләгән булыр идем. Ләкин менә шул Җәбраил фәрештә миңа бала вакытта әйткән булган күрәсең.

Без татарлар шундый. Универсиада үткәрер алдыннан, кирәк булгач, карагыз - Аллага шөкер дип әйтәм кат-кат, чат саен - бассейн, стадион. Шәп бит. Мин үзем дә бассейнга йөрим. Шулкадәр әйбәт. Шулхәтле рәхмәтле мин бу Универсиадага һәм үзебезнең республика җитәкчеләренә. Зур, затлы йортлар салынды. Ә бит шунда 150, 200 кеше сыешлы тагын берәр театр, камера, музыка театры салып кую өчен әллә нәрсә кирәк түгел, моны эшләп була бит, ихтыяр, теләк булганда.

Минем “Гарасат” романында ике герой сөйләшә: “Мин Гарәп Әмирлегенә бардым, шунда бер гарәп: син кайдан?, дип сорады. Мин - татар, мөселман, Казан дигән шәһәрдән”, - дим, “Ә беләм, сездә бит нефть күп чыга?” - дип сорый гарәп. Ничек яшисез, бензин бәясен күпме дип, акчалар күпме, дип сорый һәм “Нишләп син шулай хәерче?” – дип аптырый. Шуннан татар сорый: “Сездәге нефть бездә дә бар, Татарстанда климат та әйбәт, нишләп сез бай яшисез, ә без һаман хәерче, шулхәтле нефть булып та, безгә һаман җитми?”. Теге гарәп әйтә: “Ходай Тәгалә безгә байлык биргән, нефть һәм акылны түрәләр биреп тора”. Менә шушы ике әйбер булганда халык әйбәт яшәячәк. Ә ул безнең татарда бар. Киләчәк бар, театрга да, әдәбиятка да, сәнгатькә дә игътибарлары тагын да зуррак булыр дип уйлыйм.

“Мин – коточкыч оптимист”

Советлар заманын сагынасың кайвакыт. Мостай Кәримнәр, Хәсән Туфаннар, Сибгат Хәкимнәрне бөтен халык белә иде. Аларны коммунистлар партиясе махсус матур итеп күтәрә иде, шигырьләрен пропагандалый иде. Шулар янында башкаларга да рәхәт иде. Мин 1989 елда китап нәшриятында эшләдем. Язучы калын китап чыгарса, беркайда да эшләмичә, шуның гонорарына ике ел яңа әсәр яза ала иде. Машина алып була иде әле тагын һәм ул рәхәтләнеп бөтен дөньясы белән әдәбиятка чумып, йөреп, өйрәнеп тагын яңа әйбәт роман яза иде. Бу нәрсә бетте. Хәзерге гонорарга нинди машина алу? Нинди ике ел яшәү? Ике мәртәбә кибеткә барырга да җитми.

Ә икътисади кризис дигән сүзгә мин ышанмыйм. Аны шул Бильдерберг клубы байлары уйлап чыгарган.

Ләкин мин бик оптимист, коточкыч оптимист. Үземне тәнкыйтьлим, туктап тор, бераз пессимистрак бул, дим. Башта гел яңа идеялар, проектлар, “Сәяр” фестивален оештырып җибәрдек, күпме баланы тарттык, театр ярдәмендә башка милләт баласына, татар баласына тел өйрәтәбез, ике дәүләт телен өйрәтәбез. Әйбәт бит? Күңелгә рәхәт, җанга рәхәт. Әгәр дә күңелгә һәм җанга рәхәт икән, язучыга бүтән нәрсә кирәк түгел .  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр