ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чит ил студентлары, рус телен белеп, эшкә урнашып була, дип исәпли
КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова татар китабын таныту планын булдырырга тәкъдим итә
Якыннарыгыз хәрби хезмәтнең авырлыгын һәрвакыт сезнең белән бергә кичерә - Р.Миңнеханов
Бахрейн шәехе Мурейхи Татарстан имамнарына дәрес бирде
Михаил Бабич Ватанны саклаучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Җәмгыять

Яңа Арыш авылында иң өлкән ветеранны котладылар

18 май 2017, 21:39

Яңа Арыш авылында иң өлкән ветеранны котладылар Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова ветеранга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләүләрен җиткерде.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Регина Шиһабетдинова). Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһабетдин Мусин 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте. Яңа Арыш авылында ул - иң өлкәннәрнең берсе.

Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова ветеранга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләүләрен җиткерде һәм аның исеменнән бүләкләр тапшырды. Президент котлау хатында Шиһабетдин Мусинга сәламәтлек, рух ныклыгы һәм озын гомер теләгән.

Шиһабетдин абый - озак вакылар Нургали Миңнеханов белән иңен иңгә куеп эшләгән кеше. Ул хезмәт юлын гади урманчы эшеннән башлаган, колхоз бригадиры да булган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сталинград сугышында ничек исән калуы турында ул әле дә искә ала.

Тәбрикләү сүзләрен ветеранга шулай ук ТР Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова һәм Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин да җиткерде.

10 ел элек паралич сукканнан соң, хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнсә дә, Шиһабетдин абый бүген дә көчле рухта, якыннарын сөендереп, актив тормыш алып бара. Махсус коляскасында көн саен мәчеткә йөри, туган авылы тормышын күзәтә, авылдашлары һәм мәктәп укучылары белән аралаша.

Шиһабетдин Мусин әйтүенчә, гомеренең иң авыр чакларында нәкъ менә гаилә бердәмлеге, аның ныклы тылы ветеранга чын терәк булган. Тормыш иптәше һәм гаиләсе бүген дә аңа сәламәтлеге белән булган бәлаләрне җиңәргә булыша. Ветеарнны котларга төп нигездәге бер өстәл артында аның биш баласы, унике оныгы һәм унөч оныкчыгы җыелды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр