ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Дәүләтшин: Кино караучылар белән ешрак очрашырга иде
Нурбәк Батуллин Рудольф Нуриев турында хореографик спектаклен яңартырга теләми
"Төркиләр алтыны" II Халыкара төрки яшьләр форумы Казанда үтәчәк
II Бөтендөнья онлайн контроль эшенә санаулы сәгатьләр калып бара
Галимә Фәүсия Мәргәнова себер татарлары мәкальләре җыентыгын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә

Җәмгыять

Алабуга урманнарында еланнар активлашкан

18 май 2017, 21:58

Алабуга урманнарында еланнар активлашкан «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре сак булырга һәм еланнарны борчымаска киңәш итә.

(Алабуга, 18 май, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабуга урманнарында, шул исәптән «Түбән Кама» милли паркы җирләрендә, еланнар активлашкан, шуңа күрә урман массивларында гөмбә җыйганда сак булырга киңәш ителә.

Җирле урманда, бөтен республикадагы кебек, кара елан һәм бакыр еланнар яши. «Татарстан Республикасында берничә төр елан гына яши: гади кара елан, гади тузбаш һәм бакыр елан. Урманда сак булырга кирәк, чөнки гөмбә җыю белән мәшгуль булып, кешеләр кояшта кызынып ятучы кәлтә һәм еланнарны күрми. Шул ук вакытта кара елан да, бакыр елан да Кызыл китапка кертелгәнен истән чыгармаска кирәк, димәк, аларны саклыйлар», - дип белдерде "Түбән Кама" милли паркының фән буенча директор урынбасары Юлия Лукьянова.

Еланнар беренче булып ташланмый һәм, гадәттә, кеше аның яныннан куркынычсыз аралыкта үтеп китәр, дип, көтеп торалар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр