ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: “Машина төзү тармагында без дөрес юнәлештә эшлибез”
Президент киңәше буенча Oskar c7c5 төркеме исемен алыштыра
Оешмалар, вузлар, министрлыклар, Фәннәр академиясенең үзара эшчәнлеге кирәк – Президент
Рөстәм Миңнеханов республикада йөк ташу оешкан төстә координацияләнергә тиешлеген әйтте
Арча районының Кечкенә Өчиле авылы булган урында Г.Ахунов истәлегенә “Ахун чишмәсе” ачыла

Сәясәт, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов башка илләр белән элемтә турында: "Безгә уртак мәнфәгатьләр табу мөһим"

18 май 2017, 20:51 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов башка илләр белән элемтә турында: Татарстан Президенты Казанга KazanSummit-2017 саммитында катнашу өчен килгән кайбер чит ил дәүләтләренең илчеләре белән очрашты.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга IX Халыкара икътисадый "Россия – Ислам дөньясы: "KazanSummit 2017" саммитында катнашырга килгән кайбер чит дәүләтләрнең илчеләре белән күреште. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Чрезвычайными и Полномочными Послами иностранных государств в Российской Федерации.фото Р.Кадыров.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанга күрсәткән игътибар һәм "KazanSummit-2017" дә катнашулары өчен дипломатларга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән мөселман илләре вәкилләре, шул исәптән "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең эшчәнлеге кысаларында планлы эш алып барыла. Соңгы, ягъни өченче утырыш кичә, 17 майда, Грозный шәһәрендә узды.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Чрезвычайными и Полномочными Послами иностранных государств в Российской Федерации.фото Р.Кадыров.

ТР Президенты ассызыклаганча, ул җитәкләгән төбәк тышкы элемтәләрне ныгыту буенча актив эшли. Ел саен Татарстан делегациясе 30га якын чит илгә, шул исәптән мөселман дәүләтләренә дә сәфәр кыла. Татарстан 100 дән артык чит илнең рәсми һәм эшлекле делегацияләрен кабул итә. "Очрашулар, безне берләштерә алырлык төрле форумнар оештырабыз. Татарстан Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Иран, Бахрейн белән автив эшли. Безгә уртак мәнфәгатьләр табарга кирәк: продукцияне алга этәрү, инвестицияләр җәлеп итү, уртак проектларда катнашу һәм башка бик күп нәрсәләр", – дип аңлатты Р.Миңнеханов.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Чрезвычайными и Полномочными Послами иностранных государств в Российской Федерации.фото Р.Кадыров.

Ул билгеләп үткәнчә, Халыкара икътисади "Россия – Ислам дөньясы: "KazanSummit 2017" саммиты Россия белән чит ил партнерлары диалогы өчен уникаль мәйданчык булып тора.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Чрезвычайными и Полномочными Послами иностранных государств в Российской Федерации.фото Р.Кадыров.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР вице-премьеры – Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР вице-премьеры – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казан (Идел Буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Чрезвычайными и Полномочными Послами иностранных государств в Российской Федерации.фото Р.Кадыров.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр