ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләчедә боз сарае ачты
Марат Әхмәтов: Татар көрәше – милләтебезнең җаны ул
Бүген Илһам Вәлиевнең классик концертын «Татар-информ» онлайн күрсәтә
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләче районына килде
Казанда ЮХИДИ Киров районында 13 яшьлек малайны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзли

Җәмгыять

Андрей Поминов WorldSkills турында: "Татарстан командасы югары урыннар өчен көрәшә"

18 май 2017, 20:16

Андрей Поминов WorldSkills турында: Краснодар краенда "Яшь профессионаллар" милли чемпионатының йомгаклау ярышлары уза.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Краснодарда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V милли чемпионатының йомгаклау ярышлары бара. Ул 15 майда башланды. Студентлар һәм мәктәп укучылары һөнәри осталык буенча 109 төп һәм өстәмә дүрт ярышта көч сынаша.

Милли чемпионат ярышлары һөнәрләр буенча алты блоктан тора: төзелеш өлкәсе, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, сәнәгый җитештерү, гражданлык транспортында хезмәт күрсәтү өлкәсе.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чемпионатта җиңүчеләр һәм призерлар "WorldSkills Russia" җыелма командасының киңәйтелгән составына тәкъдим ителәчәк. Алар илебез данын WorldSkills ярышларының дөнья һәм Европа беренчелегендә яклаячак.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов Татарстан командасының җиңү ихтималы бар дип саный. Ул үзе дә хәзерге вакытта Краснодар шәһәрендә сәфәрдә.

Андрей Поминов хәбәр иткәнчә, иң зур команда – Краснодар краеннан тәкъдим ителгән, шулай ук Мәскәү өлкәсеннән һәм Мәскәүдән дә бик күп катнашучылар килгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр