ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кукмара районы прокуроры “Нараткай” лагереның эшчәнлеге белән танышты
Алабугада кече эшмәкәрлек үсә
Яшел Үзән электр челтәре компаниясенең – өй туе
Ютазы авылы балалары эшләп ял итә
Кукмарада бер әби кырык алдарлар кармагына эләккән

Дин, Фән һәм мәгариф

Дөньяви фәннәр белән генә Россиядә эшли алырлык имамнар әзерләп булмый – Р.Мөхәммәтшин

18 май 2017, 20:01

Дөньяви фәннәр белән генә Россиядә эшли алырлык имамнар әзерләп булмый – Р.Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясендә дөньяви фәннәрне күп кертү тирән дини белем алуга комачауларга мөмкин, дип саный Россия ислам институты ректоры.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Болгар ислам академиясендә дөньяви фәннәрне күбрәк кертсәң, Россиягә лояль, Россия шартларында эшли алырлык белгечләр чыгачак дигән иллюзия бар. Россия Федерациясенең ислам белеме буенча совет рәисе, Россия ислам институты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин “Болгар ислам академиясе – милли дини фикер яңарышы үзәге” исемле секциядә шул хакта белдерде. Секция татар дин әһелләренең “Милли үзенчәлек һәм дин” VIII Бөтенроссия форумы кысаларында узды.

Россия ислам институты ректоры әйтүенчә, академияне тәмамлап чыккан шәхесләр безнең җирлектәге проблемаларны яхшы белгән, шуңа җавап бирерлек белгечләр булырлармы дигән проблема бар. “Болгар ислам академиясендә дөньяви фәннәр дә, тарих, иҗтимагый дини тәгълиматчылар фикерләре тарихы, Россия законнары да укытылыр. Әмма алар ярдәмендә генә Россия шартларында эшли алырлык имамнар әзерли алырбызмы? Хәзер дөньяви фәннәр аша гына Россия шартларында эшли алырлык белгечләр әзерли алырбыз дигән иллюзия бар. Ләкин бу дөрес түгел: дөньяви фәннәрне укытырбыз, Россия тарихы, политология, социологияне дә белерләр. Әмма өч ел эчендә магистратурада аларга җитәрлек күләмдә дини белем бирелерме? Без дөньяви фәннәр түгел, ислам фәннәре магистрын әзерләргә җыенабыз бит. Бүгенге көндә төрле фәннәрне кертик, дип өндәүчеләр бар. Янәсе, шул дөньяви фәннәрне күбрәк кертсәң, ул Россиягә лояль була. Россия шартларында эшләүче белгеч булмый ул, бер имгәк була. Чөнки, политология, социологияне белә, ә иң мөһиме фикхны тирән белми. Аның лояльлеге кемгә кирәк булачак? Аның, киресенчә, дөнья булгатучы булуы бар”, - дип саный Рәфыйк Мөхәммәтшин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр