ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Дин, Фән һәм мәгариф

Болгар ислам академиясе гарәп уку йорты филиалы булмасмы дигән шөбһә бар – Р.Мөхәммәтшин

18 май 2017, 19:25

Болгар ислам академиясе гарәп уку йорты филиалы булмасмы дигән шөбһә бар – Р.Мөхәммәтшин “Читтән килгән галимнәр тирән белемле, ләкин алар бит Россия мөселман җирлегенең, безнең өммәтебезнең проблемаларын яхшы белми”, - ди РИИ ректоры.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар дин әһелләренең “Милли үзенчәлек һәм дин” VIII Бөтенроссия форумы кысаларында, бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Болгар ислам академиясе – милли дини фикер яңарышы үзәге” исемле секция узды. Россия Федерациясенең ислам белеме буенча совет рәисе, Россия ислам институты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясендә укыту стандарты турында сөйләде.

“Без илаһият өлкәсендәге традицияләребезне ничек торгыза алабыз? Моны күздә тотып, Болгар ислам академиясендә белем бирү өчен махсус стандарт төзедек. Стандарт ул – мөһим документ. Стандарт дигәндә, Болгар ислам академиясен тәмамлаучылар нинди компетенцияләргә ия булып, нинди таләпләргә җавап бирергә тиешлеге күз алдына килеп баса. Бүгенге көндә безнең мәдрәсәләребез, Россия ислам институты имамнар әзерли. Әлбәттә, беренче чиратта, компетенция проблемасы чыга. Бүгенге көнне имам нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш? Ул гарәп телен камил белергә тиешме, яисә, хокукый ислам, фикх проблемаларын, я булмаса, гакыйдә, Коръән, тәҗвид һәм башкаларны күбрәк белергә тиешме? Әгәр без гарәп телен генә камил белүне беренче планга куйсак, мәдрәсәләр өч ел эчендә гарәп телен генә укытачак. "Авылга кайткач, ул гарәп телен камил белеп, әмма фикх, гакыйдә буенча белемнәре булмаса, авылда ничек эшләп китәр?" дигән сорау туа. Компетенция проблемасы - бик мөһим проблема. Шушыннан чыгып, кайсы фәннәрнең мөһим икәнлеген билгелибез. Гади имамнар гына әзерләмибез без, имамнарыбыздан галим булырлык кешеләр кирәк”, - дип ассызыклады Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Россия ислам институты ректоры бүгенге көндә беренче планга фикх проблемалары чыгуын билгеләп үтте. “Без кая гына барсак та, гаилә, мирас хокукы, намаз тәртипләре һәм башка бик күп проблемалар беренче урынга чыга. Шушыннан чыгып, стандартлар эшләдек. Тагын мөһим мәсьәләләрнең берсе – шушы стандартларны гамәлгә ашыру. Болгар ислам академиясендә кем укыта ала? Бүгенге көндә Россиядә шәригать фәннәре докторлары юк диярлек. Димәк, бүгенге көндә килеп укытырлык әзер кадрларыбыз юк. Шуңа күрә Болгар ислам академиясен эшләтеп җибәргәндә, беренче чиратта, чит илдән белгечләр чакырачакбыз. Көзгә хәнәфи һәм шәфыйгый мәзһәбендә эшләүче танылган дин галимнәре киләчәк. Без гарәпләрне дә чакырырбыз, алар укытырлар, әмма ләкин үзебезнең дини илаһият мәктәбе традицияләрен торгызу кирәк. Гарәпләргә генә таянып, моны ничек тормышка ашырырбыз, дигән проблема бар. Болгар җирлегендә гарәп уку йортының филиалы булмасмы икән, дигән шөбһә бар. Әлбәттә, алар тирән белемле, ләкин алар бит Россия мөселман җирлегенең, безнең өммәтебезнең проблемаларын яхшы белмиләр. Шуңа күрә алар хәнәфи һәм шәфыйгый мәзһәбләре буенча укытканда, моноконфессиональ җирлектәге проблемалар хакында сөйләячәкләр”, - ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр