ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Җәмгыять

«Татар-информ» - Татарстанның иң күп өземтә китерелә торган мәгълүмат чарасы

18 май 2017, 18:41

«Татар-информ» - Татарстанның иң күп өземтә китерелә торган мәгълүмат чарасы Рейтингның икенче урынында, 33 пунктка калышып, Business-gazeta.ru интернет-басмасы урнашкан.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Медиалогия» тикшерү компаниясе белдерүе буена, 2017 елның I кварталында Татарстанның башка массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан алардан иң күп өземтә китерелә торган 20  басмасы арасында беренче урында тора. Челтәрдә ресурсның өземтә китерү буенча индексы 453 пунктны тәшкил итә.

Рейтингның икенче урынында, 33 пунктка калышып, Business-gazeta.ru интернет-басмасы урнашкан. Өченче урынга шактый зур (58 пунктка) калышу белән Realnoevremya.ru электрон ресурсы лаек булган.

Медиарейтингка бары тик республика массакүләм мәгълүмат чаралары гына кергән, махсуслашкан басмалар исәпкә алынмаган, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте. Исемлекне төзегәндә, өземтә индексы - башка массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат чыганагына сылтама саны һәм сылтаманы бастырган чыганакның әһәмиятлелеге исәпкә алынган.

Искәртеп үтик, агымдагы елның апрелендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тагын бер җиңүгә лаек булды: күпьеллык тарихында тәүге тапкыр бер айга бер миллион уникаль караучы җыйды. Бу хакта LiveInternet мәгълүматлары раслый. Соңгы елда «Татар-информ»ны караучылар дүрт тапкырга арткан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр