ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: “Машина төзү тармагында без дөрес юнәлештә эшлибез”
Президент киңәше буенча Oskar c7c5 төркеме исемен алыштыра
Оешмалар, вузлар, министрлыклар, Фәннәр академиясенең үзара эшчәнлеге кирәк – Президент
Рөстәм Миңнеханов республикада йөк ташу оешкан төстә координацияләнергә тиешлеген әйтте
Арча районының Кечкенә Өчиле авылы булган урында Г.Ахунов истәлегенә “Ахун чишмәсе” ачыла

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Нурлат хастаханәсендә 6 айлык кыз бала үлгән

18 май 2017, 19:52

Бала үлеменең сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Нурлат үзәк район хастаханәсендә 6 айлык кыз баланың үлеме буенча башлангыч тикшерү үткәрелә.

Алдагы көнне Нурлат үзәк район хастаханәсенә югары температура белән авыр хәлдә 6 айлык кыз бала китерелә. Реанимация чараларын күрүгә карамастан, бала җан бирә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерүчеләр эш башлаган. Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Үлем сәбәбен ачыклау өчен, сабыйның мәете экспертизага җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, җинаять эшен кузгату турында карар кабул ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр