ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләчедә боз сарае ачты
Марат Әхмәтов: Татар көрәше – милләтебезнең җаны ул
Бүген Илһам Вәлиевнең классик концертын «Татар-информ» онлайн күрсәтә
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләче районына килде
Казанда ЮХИДИ Киров районында 13 яшьлек малайны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзли

Җәмгыять

Казан федераль университет студентлары ВИЧка бушлай тест уздылар

18 май 2017, 21:44

Казан федераль университет студентлары ВИЧка бушлай тест уздылар Уңай күрсәткечләр ачыкланмаган.

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Бүген Казан федераль университетының «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында ВИЧка бушлай экспресс-тест үткәрелгән. Акциядә Казан федераль университет студентлары катнашкан. 65 кеше үзләренең ВИЧ-статусларын белган. Уңай күрсәткечләр ачыкланмаган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәш һәм профилактика буенча республика үзәге, Казан федераль университетының Яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү буенча департамент оештырган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр