ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләчедә боз сарае ачты
Марат Әхмәтов: Татар көрәше – милләтебезнең җаны ул
Бүген Илһам Вәлиевнең классик концертын «Татар-информ» онлайн күрсәтә
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Теләче районына килде
Казанда ЮХИДИ Киров районында 13 яшьлек малайны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзли

Икътисад

Мөхәммәтшин: "Татарстан - хәләл-индустриянең юл башында, әмма ул үз урынын алырга өлгерде”

18 май 2017, 18:32

Мөхәммәтшин: Татарстан Дәүләт советы рәисе хәләл индустрия буенча KAZANSUMMIT 2017 кысаларында үтә торган Халыкара конференцияне ачты.

(Казан, 18 май, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Хәләл продукциянең глобаль базары зурая бара. Бу төр товарларга булган катгый таләпләр аңа карата сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары һәм башка дин вәкилләре ягыннан да ихтыяҗ үсүгә китерә, дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, хәләл продукциягә багышланган конференциядә катнашучыларны сәламләп. Чара KAZANSUMMIT 2017 кысаларында үтә.

Дәүләт советы спикеры планетада яшәүчеләрнең 23 проценты - мөселман, ә Россиядә 20 миллионнан артык ислам тарафдары яши, дип билгеләп үтте. "Инвесторлар ягыннан әлеге сегментка кызыксыну шактый арта. Татарстан бу юнәлештә, мөгаен, юл башында, тик сезнең ярдәм белән без дөнья базарында үз урыныбызны алуга ирештек, бу, иң беренче чиратта, ислам кануннарына һәм гомум танылу алган халыкара стандартка туры килгән азык-төлек прдукциясенә кагыла».

Ул хәләл сертификатка ия җирле авыл хуҗалыгы комплексы, эшкәртү предприятиеләре, инфраструктура уңышлары турында уртаклашты.

Конференциянең бурычларыннан Мөхәммәтшин хәләл тармагындагы төп юнәлешләрне, фикерләр һәм элемтәләр алышу турында сөйләшүне атады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр