ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Дәүләтшин: Кино караучылар белән ешрак очрашырга иде
Нурбәк Батуллин Рудольф Нуриев турында хореографик спектаклен яңартырга теләми
"Төркиләр алтыны" II Халыкара төрки яшьләр форумы Казанда үтәчәк
II Бөтендөнья онлайн контроль эшенә санаулы сәгатьләр калып бара
Галимә Фәүсия Мәргәнова себер татарлары мәкальләре җыентыгын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә

Спорт

Конфедерацияләр Кубогының ачылу тантанасы Россиянең кабатланмас якларын күрсәтәчәк

18 май 2017, 17:48

Конфедерацияләр Кубогының ачылу тантанасы Россиянең кабатланмас якларын күрсәтәчәк Бу хакта футбол буенча дөнья федерациясенең (FIFA) рәсми сайтында хәбәр ителә.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Россиядә узачак Конфедерацияләр Кубогы-2017 ачылыш тантанасында илебезнең кабатланмас якларын күрсәтәчәкләр. Бу хакта футбол буенча дөнья федерациясенең (FIFA) рәсми сайтында язылган.

Турнирның ачылышына кадәр бер айдан азрак вакыт калып бара - Конфедерацияләр Кубогы 17 июнь көнендә Санкт-Петербургта башланачак. Төньяк башкалада Россия һәм Яңа Зеландия җыелма командалары уйнар дип көтелә. Уен Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә башлана, ә ачылыш тантанасы аннан ике сәгать алдан узачак, ягъни 16:00 сәгатьтә.

Ачылыш тантанасы якынча 20 минут дәвам итәчәк. Шоу барышында тамашачыларга һәм чит ил кунакларына Россиянең гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте, табигате турында сөйләячәкләр. Шулай ук ярышлар үтәчәк Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочи шәһәрләре белән таныштырачаклар.

Билгеләп үтелгәнчә, тантанада 1500дән артык артист катнашачак. "Россия-2018" оештыру комитетының генераль директоры Алексей Сорокин бу вакыйганың мөһимлеген ассызыклады, дип яза “Российская газета”.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр