ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Җәмгыять

ТР дәүләт хезмәтләре порталында балалар бакчасы өчен түләүләр саны икеләтә арткан

18 май 2017, 17:11

ТР дәүләт хезмәтләре порталында балалар бакчасы өчен түләүләр саны икеләтә арткан Агымдагы елның апрель аенда – 199,9 млн. сумлык 89 мең түләү теркәлгән.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында балалар бакчасы өчен түләү һәм аларны тикшерү популярлыгы ике тапкыр арткан. Әгәр 2016 елның апрель аенда гомуми суммасы 122,7 млн. сум булган 53 меңнән артык түләү башкарылса, агымдагы елның апрель аенда – 199,9 млн. сумлык 89 мең түләү теркәлгән. Бу хакта Татарстан Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый үсешне халыкның сервиска карата кызыксынуы арту белән аңлатырга була. ТР дәүләт хезмәтләре порталында, озын чират тормыйча гына, тәүлекнең үзеңә уңайлы вакытында түләргә була. Түләү Visa һәм MasterCard халыкара түләү системалары, шулай ук “МИР” илкүләм түләү системасы ярдәмендә башкарыла.

Бу хезмәткә барлык муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тоташкан. Система мәгариф идарәсе оешмаларының эшчәнлеген мәгълүмати яктан ачык итә. Бу ачыклык тикшерү органнарына да, ата-аналарга да карый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр