ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: “Машина төзү тармагында без дөрес юнәлештә эшлибез”
Президент киңәше буенча Oskar c7c5 төркеме исемен алыштыра
Оешмалар, вузлар, министрлыклар, Фәннәр академиясенең үзара эшчәнлеге кирәк – Президент
Рөстәм Миңнеханов республикада йөк ташу оешкан төстә координацияләнергә тиешлеген әйтте
Арча районының Кечкенә Өчиле авылы булган урында Г.Ахунов истәлегенә “Ахун чишмәсе” ачыла

Авыл

Татарстанда язгы чәчү 1,5 миллион гектар мәйданда башкарылган

18 май 2017, 16:28

Татарстанда язгы чәчү 1,5 миллион гектар мәйданда башкарылган Республикада чәчүне беренчеләрдән булып Зәй районы игенчеләре төгәлләгән.

( Казан, 18 май, "Татар-информ"). 2017 елның 18 маена Татарстанда сабан культуралары 1520,8 меңга мәйданда чәчелде, бу планлаштырылганнан 85% тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөртекле сабан культуралары 935,5 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразга карата 91% тәшкил итә, шул исәптән сабан бодае – 354,7 мең га мәйданда (90%), бөртек өчен кукуруз – 64,5 мең га (76%).

Шикәр чөгендере 71,7 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразга карата 98% тәшкил итә, рапс – 37,1 мең га (40%), май орлыгы өчен көнбагыш – 122,4 мең га (84%).

Бәрәңге 2 мең га мәйданда утыртылган, ягъни фаразланганнның 28%н тәшкил итә.

Республикада чәчүне беренчеләрдән булып Зәй районы игенчеләре төгәлләгән. Мәйданның 90%тан артыгы Нурлат, Әтнә, Сарман, Тәтеш, Саба, Лениногорск һәм Апас муниципаль районнарында чәчелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр