ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
VI Республикакүләм ифтарга әзерлек тәмамланып килә
Казанның Мәскәү районындагы җитди һәлакәт фотолары чыкты
“Каравон” башка фольклор бәйрәмнәр янәшәсендә аерым урын алып тора - Алексей Песошин
Сергей Безруков: Мин Казанга гашыйк, шәһәр чисталыгы һәм архитектурасы белән гаҗәпләндерә
Татарстанда быел 1 млн. 73,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән

Җәмгыять

Казаннан Сочига түбән бәядән самолет билеты сатып алырга мөмкин

18 май 2017, 07:49

Казаннан Сочига түбән бәядән самолет билеты сатып алырга мөмкин Ташламалардан 16 июньнән 6 сентябрьгә кадәр Сочидан Казанга һәм Казаннан Сочига очканда файдаланып була.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Сочига Россиянең 7 шәһәреннән ташламалы билетлар белән очарга мөмкин. 17 майдан 26 майга кадәр Казан, Самара, Чиләбе, Уфа, Әстерхан, Ульяновск, Пермь шәһәрләреннән Сочига түбән бәядән самолет билеты алып була, дип хәбәр итә “КрасАвиа” дәүләт авиакомпаниясе матбугат хезмәте.

 Билет бәясенә һәр кешегә 20 килограмм авырлыктагы йөкне бушлай алып бару да керә.

Уфа – Сочи (юл салымын кертмичә) арасында билет бәясе - 4,5 мең сумнан 5,2 мең сумга кадәр;
Ульяновск – Сочи – 5 мең сум ;
Чиләбе – Сочи – 4,8 меңнән 5,5 мең сумга кадәр;
Пермь – Сочи – 4,8 меңнән 5,5 мең сумга кадәр;
Казан – Сочи – 2,9 меңнән 3,9 мең сумга кадәр;
Самара – Сочи – 3 меңнән 4,9 мең сумга кадәр;
Әстерхан – Сочи арасында билет бәясе – 2,5 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр.

Сочидан Казанга һәм Казаннан Сочига очу 16 июньнән 6 сентябрьгә кадәр Як-42 самолетында чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10