ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Авыл

Әтнә “Күңгәр”ләре Арчаның Кызылъяр басуында чәчәләр

18 май 2017, 01:00

Әтнә “Күңгәр”ләре Арчаның Кызылъяр басуында чәчәләр Хуҗалыкның үзендәге чәчүне 13нче көнне төгәллиләр дә.

(Әтнә, 18 май, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Арча районының Кызылъяр авылын узганнан соң, басуда “Күңгәр” хуҗалыгы рәисе Илнар Галиәхмәтов үзе каршы алды, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

Агроном Газинур Нәфыйков та биредә иде. Инвестор буларак алган мондагы барлык җир мәйданы 502 гектар тәшкил итә. Ә хәзерге чәчүлек җирләре 250 гектарлап, - дип таныштырдылар алар.

“МТЗ-1221” тракторында Илфар Зарипов чәчә, чәчүчеләр эштә сыналган егетләр – Фәнис Әхмәтханов, Зөлфәт Хәйруллин, Илдар Хәйруллин. Ике культиваторда шул ук маркадагы тракторларда Альберт Галиәскаров белән Азат Гомәров һәм Таһир Сабиров белән Зөфәр Исламгалиев эшли. Алар аммиак суын да кертеп баралар. Анысын бирегә “КамАЗ”ларда Илдар Хәкимҗанов һәм Зәкәрия Әхмәтханов ташый. “МТЗ-82” тракторларында Рәис Сибгатуллин һәм Илфат Галимҗанов “заправка”да – аммиак суын салып торалар. Чәчү алды тырмасын “МТЗ-1221” тракторында Рафил Галләмов башкара.

- Монда бик күптән инде мин. Зәб тырмасын да уздырдым. Күптән үз кеше булып беттем: Кызылъярныкылар да, басуда очраучылар да сәламләп китәләр, - дип көлә ул.
“Күшәр” басуында да хуҗалык агрономы белән очраштык – Динар Гарипов чәчү барышы белән таныштырды.

 “Күшәр”нең үзендә тагын 80 гектар чамасы бодай гына чәчәсе бар, биредә бүген бетерербез дә мөгаен, - ди ул, аннан соң инвестор буларак Арча районындагы җирләргә дә чәчәсе барлыгына ишарәләп.

Дөрес, бу әлегә кукуруздан тыш чәчелгән мәйданнар гына.

Җир салкын әле, шулай да тулы көчкә чәчү мөмкинлеге дә туды. Зәбне вакытында башкардык, шуңа җиңел булды. Җир дә тигез өлгерде. Техника ватылулар да булмады, - ди ул.

Хуҗалыкның үзендәге чәчүне 13нче көнне төгәллиләр дә.

Монда да чәчүдә ике агрегат – “МТЗ-1221” тракторларында Илфар Минһаҗев һәм Вәзыйх Галиев көч куя. Чәчүче егетләре дә тырышлар – Рәис Галимҗанов, Фаил Закиров, Айрат Галимҗанов һәм Айдар Нигъмәтҗановны мактап телгә алдылар. Орлык һәм ашламаны Газинур Нигъмәтҗанов, Мөхтәр Хәкимҗанов чыгарып тора.

Кыскасы, бар да тырыш монда, тиз арада чәчүне тәмамларга планлаштыралар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр