ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яр Чаллыда баласыннан баш тарткан хатын-кызга аборт ясатырга ярамаган
Татарстан урманнарына беренче тапкыр тимгелле боланнар һәм мараллар җибәрелде
Театрлар Сабан туе Сабада үтәчәк
Әгәр без мәчетләрдә татар телендә сөйләшмәсәк, иртәгә бу тел калмаячак – Татарстан мөфтие
Казанлы «Тандем»да шартлаткыч матдә куелганлыгы турында ялган хәбәр өчен хөкем ителгән

Сәясәт, Дин

Путин Казанны милләтләр һәм диннәр арасындагы үзара килешкәнлек өчен мактады

17 май 2017, 16:28 , Фото: Ильнар Тухбатов

Путин Казанны милләтләр һәм диннәр арасындагы үзара килешкәнлек өчен мактады Россия башлыгы Владимир Путин "Россия – Ислам дөньясы" төркеме утырышында катнашучыларга сәламләү хаты юллаган.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Бүген Грозный шәһәрендә "Россия – Ислам дөньясы"  стратегик күзаллау төркеменең утырышы башланды.

Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин катнашучыларга сәламләү хаты юллаган. Үзенең юлламасында ул Казанны мактаган.

"Төркемнең алдагы утырышы Казанда узды. Анда сез үз күзләрегез белән милләтара һәм диннәр арасындагы ныклы һәм үзара килешкәнлек мөнәсәбәтләрнең нинди гаҗәеп нәтиҗә биргәнен күрә алдыгыз", – дип, Путинның сүзләрен төркемнең матбугат хезмәте китерә.

Искәртеп узабыз, Чечнядагы төркем утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Чарада шулай ук Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, Дагыстан башлыгы Рамазан Абдулатыйпов, Кырым башлыгы Сергей Аксенов, РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Халыкара тикшеренүләр институтының партнерлык цивилизацияләре Үзәге МГИМО(У) директоры Вениамин Попов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының аерым боерыклар буенча илчесе һәм Ислам илләре вәкилләре – элеккеге тышкы эшләр министрлары, белгечләр һәм җәмәгать эшлеклеләре дә катнаша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр