ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли
Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Авыл

Тукай районына авыл җирлекләре башлыклары өйрәтү семинарына җыелды

17 май 2017, 22:00

Тукай районына авыл җирлекләре башлыклары өйрәтү семинарына җыелды Авыл җитәкчеләре белән очрашуга республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан да вәкилләр килгән иде.

(Тукай, 17 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Бүген Тукай районына Сарман, Актаныш, Зәй, Мөслим, Түбән Кама һәм Тукай районының үзеннән авыл җирлекләре башлыклары җыелды, дип яза җирле басма.

Алар өчен безнең җирлектә зона өйрәтү семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Чарада җирлек башлыкларыннан барысы 165 кеше катнашты. Авыл җитәкчеләре белән очрашуга республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан да вәкилләр килгән иде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров ачты. Ул әлеге очрашуның күзгә-күз карап сөйләшү рәвешендә барачагын, семинарда күтәрелгән сорауларның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткереләчәген, һәрберсе контрольгә алыначагын билгеләп үтте. Бүген республикада 872 муниципаль берәмлек исәпләнә, безнең районда аларның саны 23. Минсәгыйть Шакиров муниципаль идарәгә соңгы вакытта яшьләрнең килүен, аеруча 30 яшькә кадәргеләрнең артуын уңай күренеш буларак билгеләп үтте. Шулай ук, аның әйтүенчә, моннан ун ел элек югары белемле җитәкчеләр саны 56 процент булса, бүген ул күрсәткеч 76 процентны тәшкил итә.

Минсәгыйть Шакиров үз чыгышында җирлекләргә грантлар бирүне, эш өчен автотранспортлар белән тәэмин итүне бик кирәкле гамәл дип билгеләде. Республика бюджетыннан әлеге ярдәм чаралары быел да дәвам итәчәк, диде ул. Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова грант буенча 2017 елга 222 заявка керүен, аларның 104е канәгатьләндерелүен әйтте. Грант күләме элеккечә – 1 млн сум. Хезмәт хакының түбәнлеген белдереп залдан бик күп сораулар бирделәр. Минсәгыйть Шакиров бу күрсәткечнең чыннан да Идел буе регионында иң түбәне булуын, мәсьәләне тагын бер кат республика җитәкчелегенә җиткерәчәген әйтеп үтте. Шулай ук җирлек башлыклары шәхси хуҗалыкларда асралучы сыер, кәҗә малларына субсидия бирү дәвам итәчәкме, дип кызыксынды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр эшләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов бу мәсьәләнең бүген каралуда булуын белдерде һәм нәтиҗә уңай булыр дип ышандырды. Республикада шәхси хуҗалыкларда бүгенге көндә 106 мең баш сыер исәпләнә. Кәҗәләрне дә кертеп, субсидиянең гомуми күләме республика бюджетына якынча 350 млн сумга төшә.

Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев, шәһәр яны районы буларак, безнең территориядә авыл җирлекләре башлыгы булып эшләүнең үз кыенлыкларын билгеләп үтте. Районда төзелешнең күп булуы җирлек башлыкларына эшне тагын да арттыра, диде ул.

Алга таба семинар министрлыклар һәм ведомстволардан килгән вәкилләрнең чыгышлары белән дәвам итте, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр