ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Дәүләтшин: Кино караучылар белән ешрак очрашырга иде
Нурбәк Батуллин Рудольф Нуриев турында хореографик спектаклен яңартырга теләми
"Төркиләр алтыны" II Халыкара төрки яшьләр форумы Казанда үтәчәк
II Бөтендөнья онлайн контроль эшенә санаулы сәгатьләр калып бара
Галимә Фәүсия Мәргәнова себер татарлары мәкальләре җыентыгын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә

Сәясәт, Мәдәният

Кырым хакимияте Джамалага ярымутрауга чакыру тапшырды

16 май 2017, 10:11

Кырым хакимияте Джамалага ярымутрауга чакыру тапшырды "Евровидение-2016" бәйгесендә җиңүче кыз элегрәк үзенең Кырымга барасы килүе турында хәбәр иткән иде.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Кырым Республикасы хакимияте рәсми рәвештә җырчы Джамаланы (Сусана Җамалатдинова) ярымутрауга кунакка чакырды. Җырчыга чакыруны Киевтагы Россия илчелеге тапшырган, дип хәбәр итә РИА Новости, Кырым Республикасы хөкүмәте рәисе урынбасары Георгий Мурадовка сылтама ясап.

"Евровидение-2016" бәйгесендә җиңүче кыз элегрәк үзенең Кырымга барасы килүе турында хәбәр иткән иде. Әмма, аның сүзләренчә, ул ярымутрауда чыгыш ясау түгел, авыру бабасында да була алмый.

Кырым хакимияте, Джамаланың Кырымга килүенә республика җитәкчелеге ягыннан каршылыклар юк, дип җавап бирде. Киресенчә, түрәләр җырчыга ярдәм күрсәтергә әзер, диелә.

Мурадов сүзләренә караганда, хәзер җырчы кызның җавабын көтәсе кала.

Кырым хакимияте әле узган елда Джамаланы ярымутрауда күрүләренә шат дип белдергән иде. Быелгы "Евровидение-2017" бәйгесе вакытында алар үз ниятләрен раслап, рәсми чакыру тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр