ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

Икътисад

Ил халкының 80 проценты түбән инфляция шартларында яши – Россия Үзәк банкы

15 май 2017, 16:47

Ил халкының 80 проценты түбән инфляция шартларында яши – Россия Үзәк банкы Билгеләп үтелгәнчә, быелның апрель аенда инфляция 0,3 процентны тәшкил иткән, ә еллык куллану бәяләре чагылышында үсеш 4,1 процентка акрынайган.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Илнең күп кенә төбәкләрендә яшәеш инфляциянең 4 процентлык күрсәткече тирәсендә билгеләнгән. Ә Россия халкының 80 проценты түбән инфляция шартларында көн күрә. Бу хакта журналистларга Россия Үзәк Банкының акча-кредит сәясәте департаменты директоры Игорь Дмитриев җиткергән, дип яза ТАСС.

"Инфляция төбәкләр буенча бер төрлерәк кими. Һәм бик күп субъектлар 4 процентлы инфляция белән яши, ә 80 процент халык, әгәр кеше санына карап исәпләсәң, түбән инфляция шартларында көн күрә, монда да без шактый яхшы вәзгыять күрәбез ", – диде ул.

"Росстат" мәгълүматларына караганда, апрельдә илдәге инфляция уртача 0,3 процентны тәшкил иткән, ә еллык куллану бәяләре чагылышында үсеш 4,1 процентка акрынайган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр