ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты
Гүзәл Яхина Равил Әхмәтшинга «Дети мои» дигән яңа китабын бүләк итте
Мурманскида мөселман балалары һәм хатын-кызлар өчен чаралар уза
Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте
Песков Путин белән «Туры линия»нең 14 июньгә кадәр үткәреләчәге хакында хәбәр итте

Җәмгыять

Ютазы районы балалары – берләре укырга теләми, икенчеләре – транспортта, өченчеләре...

15 май 2017, 07:00

Ютазы районы балалары – берләре укырга теләми, икенчеләре – транспортта, өченчеләре... Район башкарма комитеты карамагындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссия утырышы узды.

(Ютазы, 15 май, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы балалары – берләре укырга теләми, икенчеләре – транспортта чаба, өченчеләре – караклык юлына баса, дип яза район газетасы.

Район башкарма комитеты карамагындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссия әгъзаларына узган утырышта кабул ителгән карарларның берсе дә җиңел бирелмәде.

Һава торышының утырып киткәнен генә көткән кебек, урамда мототехника тавышы яңгырый башлый. Алар белән идарә итү хокукы бирүче яшь җитмәскә карамастан, ике көпчәкле транспорт “җене” кагылган малайларның бу юлы икесенә комиссия әгъзаләре каршына кереп басарга туры килде. Әмма барыннан да бигрәк сәүдә нокталарының берсеннән татлы товар чәлдергән үсмернең үзенә генә түгел, аның әнисенә дә кызарырга туры килде. Татарстанда гамәлдә булган комендант сәгатен дә әле инкяр итмәделәр. Шулай да аның белән исәпләшергә теләмәүче малайлар һәм кызлар очрап кына тора хокук саклау органнары вәкилләренә. Комиссия әгъзаләре һәр беркетмә буенча тиешле карар кабул итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10