ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистайда яңа магнит-резонанс томография үзәге ачылды
Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыдагы Тинчурин бульвары Республика көнендә ачылачак
Экстремизмга каршы теманы яктырткан эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Ел башыннан Татарстанда алкоголь белән агулануның 349 очрагы теркәлгән

Әңгәмә

Татарчага тәрҗемә буенча Интернетта фикер алышу мәйданы кирәк – Айназ Мөхәммәтҗанов

11 май 2017, 10:16 , Фото: Султан Исхаков

Татарчага тәрҗемә буенча Интернетта фикер алышу мәйданы кирәк – Айназ Мөхәммәтҗанов Тел мәсьәләсенә тиешле игътибар юк дип саный журналист һәм икътисадчы Айназ Мөхәммәтҗанов.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Рус теленнән кергән терминнарны татар теленә тәрҗемә иткәндә беренче чиратта аларның куллану ешлыгына игътибар итәргә һәм бу тәрҗемәләр хакында фикер алышу өчен социаль челтәрләрдә махсус мәйдан булдырырга кирәк. Социаль челтәрдә “Татарча ничек?” проектын башлап җибәргән журналист, икътисадчы Айназ Мөхәммәтҗанов шул хакта белдерде. “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында ул татар телен өйрәнү клублары оештыру кирәклеге һәм аларны булдырырга теләүчеләргә нәрсәне истә тотарга кирәклеге, тәрҗемә мәсьәләләренә игътибар иткәндә еш кулланылучы сүзләргә игътибар итәргә кирәклеге, рус алынмалары урынына гарәп-фарсы сүзләрен кулланырга кирәклеге, “презентация” урынына “тәкъдир итү” кайсы сүзлектән кереп киткәнлеге турында сөйләде.

“Татарча ничек?” төркеме – социаль челтәрләрдәге тәрҗемәгә багышланган проект

- Айназ, социаль челтәрләрдә ни сәбәпле “Татарча ничек?” төркемен ачып җибәрергә булдыгыз?

- Социаль челтәрләрдә төрле әңгәмәләр вакытында бик кызыклы фикерләр яңгырый. Бу сүз ничек, тегесе ничек була икән дип кешеләр бәхәсләргә кереп китә. Әмма соңыннан аны табу уңайсыз. Фейсбукта хештеглар бик яхшы эшләми, шуңа күрә, бу фикерләр, терминнарның тәрҗемә вариантлары югалмасын дип “Татарча ничек?” дигән төркем булдырдым.

Әлбәттә, мин моның белән махсус шөгыльләнмим. Шул эш арасында, вакыт булганда, ниндидер кызык-кызык нәрсәләр килеп чыкканда куеп барам. Әмма шуны да истә тотарга кирәк - бүген бу терминнар мәсьәләсендә ниндидер бер мәйдан юк. Элгәре вакытта кешеләр сүзлекләрдән карыйлар иде. Бүген күпчелек, журналистлар инде бигрәк тә, интернеттан чыкмыйча гына эшлиләр. Шуңа күрә электрон сүзлекләр яисә фикер алышу өчен ниндидер урын булырга тиеш. Мәсәлән, “Татар-информның” түгәрәк өстәле узды, әмма анда яңгыраган фикерләр кешеләргә ничек җиткерелергә, аларны һәрбер кеше дә белергә тиеш. Менә каядыр кереп, шундый нәтиҗәләр бар, шундый-шундый терминнар каралган һәм инде аны куллана алалар. Шуңа күрә мондый төркемнәр дә ярдәм итә ала дип уйлыйм.

“Тел мәсьәләсенә игътибар бирелми”

Миңа калса, тел мәсьәләсенә бик игътибар бирелми. Яшьләр арасында да, сәясәтчеләр арасында да милләтнең төрле проблемалары карала, тарих та, иҗтимагый мохит тә карала, ә татар теленә багышланган ниндидер хәрәкәт юк. Миңа калса, бүгенге көндә татар шәһәрләшә бара, ягъни авыл татарларының саны шәһәр татарларына караганда шактый азайды, шуңа күрә татар телен авыл саклап кала дигән фикер искерә бара. Бүген без татар телен саклап калырга телибез икән, шәһәр кысаларында татар телен үстерергә кирәк.

Шәһәр татарларын, гомумән, татарларны 3-4 төркемгә бүләргә була. Берсен мин “телле татарлар” дим, ягъни, русча әйтсәк, носители языка. Икенче төркем, ул аның капма-каршысы - телсез, саңгырау татарлар, алар татарча аңламыйлар, белмиләр, аларның килеп чыгышы татарлар, әти-әниләре, бабалары, бәлки татарлардыр, ләкин алар татарча аңламыйлар. Һәм иң күп өлеш - татарча аңлаган, ләкин сөйләшмәгән татарлар. Менә шул татарча аңлаган, ләкин сөйләшмәгән татарларны, минемчә, татарлык ягына борып җибәрергә була.

Татарча сөйләшмәүнең төрле сәбәпләре бар. Кемнеңдер лексикасы җитми, кемдер ояла, кемнеңдер тәҗрибәсе аз, кемнеңдер минеке шикелле мишәр акценты бар, кемдер себер татары, аларның үзләренең сөйләшүләре, алар оялалар. Беренчедән, бу татарча аңлаган ләкин сөйләшмәгән кешеләрне этәреп җибәрер өчен мотивация кирәк. Икенчедән, дөрес сөйләшмәсәләр дә, аларга толерант караш булырга тиеш. Өйрәнсен, күпмедер вакыттан соң, шулай сөйләшә-сөйләшә теле шомарыр, камилләшеп бетәр. Татарча аңлаган, ләкин сөйләшмәгән кешеләрне акрын гына ниндидер тел хәрәкәте беләнме татарча сөйләштерә башларга кирәк. Бу үзебездән тора, телне үстерергә кирәк.

“Татарча аралашу клубы – телне өйрәнү мөмкинлеге”

Шуңа күрә мин тагын бер проект белән дә шөгыльләнәм, анда мин генә түгел, башкалар да бар. Ул - татарча аралашу клубы. Ул әле берәү генә. Һәр район, һәр китапханә, һәр мәчеттә - һәр җирдә татарлар җыелып чәй эчеп, сөйләшеп, бер-берсенә татарча сөйләшеп китәргә ярдәм итә торган клублар оештырырга кирәк. Алар зур булырга тиеш түгел, 100-200 кеше түгел, 15-20 кешелек клуб булсын. Чөнки һәркем сөйләшергә тиеш. Тыңлап утырырга гына түгел, аралашырга мөмкинчелек булырга тиеш.

Безнең клуб өч ай эшли, сез дә аның турында язып чыктыгыз. Бик кызыклы кешеләр килә, бигрәк тә инде чит төбәкләрдән килгән татарларыбыз, Нефтеюганскидан, Киров өлкәсе, Красноярски, Марий Элдан булган кешеләр йөри. Алар Казанга, Татарстанга монда татарлар яши дип күченеп килгәннәр, әмма татарча сөйләшүчеләр юк. Мин бер мәҗлестә булдым, пенсия яшенә якынлашып килгән, 50 яшьләрдәге бер абзый Кыргызстаннан гаиләсе белән күчеп килгән. Ул ике ел сөйләшергә кеше булмады ди. Бөтен туганнары Кыргызстанда калган, монда туганнары, таныш-белешләре юк, ни русча, ни татарча сөйләшергә мөмкинчелек юк. Аннары эш табып, ул ничектер кузгалган, әмма бит безнең мондый кешеләребез күп. Алар Татарстанга киләләр икән, аларны татарлыкка кертеп җибәрү өчен ниндидер чаралар кирәк. Мин татар теленә димәдем, ә татарлыкка дидем. Ни өчен? Чөнки бу тәҗрибәдән күренеп тора. “Син нинди татар композиторларын беләсең?” – дип сорыйсың, белмиләр, икене, өчне дә әйтә алмыйлар. “Син нинди татар язучыларын беләсең?” Икене, өчне түгел, хәтта кайберәүләре Тукайдан башка беркемне дә әйтә алмыйлар. Ягъни, татарлыкка кертеп җибәрү өчен ниндидер ликбез булдырырга кирәк.

“Тел клубы өчен аерым биналар кирәкми”

- Мондый аралашу клубларын оештырырга теләүчеләргә Сез нинди киңәшләр бирер идегез?

- Безгә андый мөрәҗәгать тә булды. Благовещенск шәһәреннән бер кеше язды. Бу татар 8 ел элек Амур өлкәсе Благовещенск шәһәренә күчкән. Менә мин дә татар телен өйрәнергә телим, ничек, нәрсә эшләргә? Мин әйтәм - өч-дүрт татар тап, ниндидер бер кафега барып танышыгыз һәм үзегезгә татарча гына аралашырга максат куегыз. Әлбәттә, рус сүзләре кыстырмыйча гына сөйләшү бик кыен. Бигрәк тә инде тәҗрибәсе булмаган, лексика ярлы булган очракта. Әмма ватып-сындырып булса да татар телен куллана башларга кирәк. Моның өчен ниндидер махсус аерым биналар да кирәкми. Ниндидер кафега барасың чәйме, башка нәрсәдерме аласың һәм әкрен генә сөйләшә башлыйсың. Шунда төрле кешеләр килгәч, аларның тәкъдимнәре була - болай эшләп карыйк, тегеләй эшләп карыйк. Мәсәлән безнең киноклуб бар. Киноклуб ук дисәң, инде бик зур була - без мультфильм карыйбыз. Ул телсез - русча да, татарча да түгел. Карыйбыз да, шуның буенча фикер алышабыз. Татарча уеннар уйныйбыз, мафия уйныйбыз, монда инде кемнең нинди сәләте бар. Иң мөһиме - башлап җибәрергә һәм дәвамлы рәвештә шулай җыелып алып барырга кирәк.

“Татар телендә рус алынмалары күп түгел”

- Татар теле чүп сүзләр белән – рус, чит ил сүзләре белән чуарланган, үз сүзләре аз дигән фикерләрне еш әйтәбез. Сезнең күзәтүләр буенча, бездә алынма сүзләр күпме?

- “Татар теленең язма корпусы” дигән проект бар, аны компьютер белгечләре эшли. Ул кешеләр белән таныш булмасам да, ул проектны бик кызыксынып карадым. Алар төрле мәгълүмат чыганакларыннан текстларны алып, статистикаларын тикшергән. Аларның максатлары татар теленә техник, машина тәрҗемәсе булдыру. Анда статистика бар. Лингвистикада билгеле бер факт бар - 350-400 сүз н телнең 80 процент лексикасын тәшкил итә.

Мин татар телендәге сүз төркемнәреннән башта исемнәргә күзәтү ясадым. 500 исемне алдым - монда иң беренче шул куандырды: алынма сүзләр күп түгел. Алынма дигәндә мин рус теленнән кергән сүзләрне күздә тотам, ягъни “мәсьәлә”, “тәкъдим” кебек гарәп теленнән кергән сүзләр алар татар теленеке булып беттеләр инде. Ул сүзләр революциягә кадәр үк татар теленә кергән. Әмма совет заманында рус теленнән кергән халыкара терминарны алсак, алар күп түгел. Шул да күзгә ташлана - бу сүзләрнең күбесе идарә итү, дәүләт, сәясәт белән бәйле. Еш очрау буенча алсак, җиденче урында - район, унынчы урында – республика сүзләре кулланыла. Алга таба - президент, совет, министр, спорт, процент, программа.

“Иң еш кулланылган алынмалар – район, республика, совет”

- Иң еш кулланылган сүзләр нинди?

- Ел, кеше, көн, татар, авыл, район, бала, халык, республика. Татар телендәге еш кулланылган ун сүзнең икесе генә рус теле аркылы кергән. Әлбәттә, монда халык сүзе бар, аны этимологиясе буенча татар сүзе дип тә, гарәптән кергән дигән фараз да бар.

Татар теле корпусы: иң күп кулланылган исемнәр

- Без аларын татар сүзе дип кабул итәбез, алары татар теленең закончалыкларын алган сүзләр. Ә менә иң еш кулланыла торган сүзләр арасында чын рус сүзләре бармы һәм алар нинди ешлык белән кулланыла?

- Куллану ешлыгы буенча кырык сигезенче урында “совет” сүзе. Ләкин аны рус теленнән кергән халыкара термин дип әйтергә була. Менә без дәүләт советы, шәһәр советы дибез, бу беренче илле сүзгә керә. Система, фән, мәдәният белән бәйле сүзләр шулай ук еш очрый торганнар арасында бар. Мәсәлән, театр, директор, команда, проект кебек сүзләр. Мин моңа ни өчен игътибар итәм? Тәрҗемә мәсьәләсендә шундый сүз бар, аны ничек татарча тәрҗемә итәргә дигән сораулар туа. Әмма кайбер сүзләр бик сирәк очрый, бәлки, ун елга бер тәрҗемә итәргә кирәге чыга торгандыр ул сүзләрнең. Шуңа күрә менә бу ешлык сүзлекләрен карап, алар арасында безнең телебезгә нинди сүзләр тәэсир иткәнен сайлап алып, шуларны тәрҗемә итү турында уйланырга кирәк дип уйлым.

“Гарәп-фарсы алынмаларына кайтырга кирәк”

- Шушы исемлектән чыгып караганда, еш кулланыла торган нинди сүзләрнең тәрҗемәсенә кайтырга кирәк дип уйлысыз?

- Мин үзем гарәп, фарсы телендәге, элгәре татарда булган алынма сүзләргә кире кайту ягында.Мәсәлән, закон сүзе. Монда синоним буларак аның урынына “канун” куллансак була. Мәсәлән, чуваш телендә бик кызык, элмә такталарда “патшалык” дип язылган. Директор сүзе белән рәис сүзләре янәшә йөриләр, рәис сүзе күбрәк кулланыла, ә директор аннан соң. 110 урында рәис сүзе, 111 урында - директор. Әлбәттә, синонимнар кирәк булганда ул сүзләрне кулланмыйча булмыйдыр инде, чөнки җөмлә саен гел бер сүзне генә кабатлап булмый. Әмма әллә нинди үсемлекләрнең исемнәре татарча ничек була икән дип төпченү кирәк тә түгел. Ягъни, миңа анда гөлбадран, ниндидер әвернә чәчәклеләр булуы-булмавы тормышымда кирәк булырмы-юкмы, белмим. Булсын ул сүзлекләрдә, әмма аны фикер алышуга чыгарып, андый сүзләр турында бәхәсләр куертудан күп файда булмас. Ә менә бу еш куллана торган сүзләрне тәрҗемә итеп яисә аларның синоним вариантларын булдырсак, ул безнең телебезгә ничектер милли төсмер бирә.

Һәм шуны да онытмаска кирәк - тел бит ул кешенең фикерләвенә, менталитетына тәэсир итә. Без - татарлар, мөселман, шәрык дөньясына бәйле халык. Бу дөньяда без мең елдан артык торабыз. Башка төрки телләргә, мөселман халыкларына якын булу өчен иске сүзләрне кайтарсак кулайрак булыр дип уйлыйм.

“Һөнәри терминнар профессиональ тәрҗемә таләп итә”

Тагын бер мәсьәләгә кагыласым килә, ул - һөнәри терминнар мәсьәләсе. Мәсәлән, безнең “Татарча ничек?” төркемендә юл кагыйдәләренә кагылышлы терминнарга бәйле сорау килеп чыкты. Берсе әйтә шулай тәрҗемә итәргә кирәк, икенчесе – тегеләй. Мондый терминнарны профессионалларсыз тәрҗемә итеп булмый, чөнки юл кагыйдәсе терминнары алар административ кодекс белән бәйле, ягъни аларны юридик терминнарга арасына кертергә була. Юридик терминнарның тәрҗемәсе бер генә төрле булырга тиеш, чөнки бу хәл итүче мәсьәлә. Икътисадта да шулай. Мин үзем икътисад белгече. Мәсәлән бар доход, выручка, моржа, прибыль; икенче яктан расход, издержки, себестоимость, убытки. Менә шул сүзләрне чыгым, керем дип кенә тәрҗемә итәргә ярамый, чөнки һәнәри текстларда алар аерылып торалар. Әмма гомуми текстларда аларны синонимнары алыштыра ала - табыш, файда, керем. Һөнәри терминнар булганда, ягъни ниндидер компаниянең финанс халәте турында язганда ул терминнар төгәл билгеләнергә тиеш һәм моны төгәл билгеләр, аның үзенчәлекләрен күздә тотар өчен монда профессионал икътисадчыларны, сәясәтчеләрны, юристларны җәлеп итәргә кирәк дип уйлыйм.

“Татар телендә еш кулланылган фигыльләр арасында алынмалар аз”

- Ә менә фигыльләргә килсәк, безнең татар теле алынма сүзләр белән ни дәрәҗәдә чуарланган?

Татар теле корпусы: иң күп кулланылган фигыльләр

- Менә иң кызыгы – телдә куллану ешлыгы буенча беренче 200 фигыль барысы да татар сүзләре дип әйтергә була. 192 сүз планлаштыру, аннары финанслау, ремонтлау, программалау, формалашу, активлаштыру, эвакуацияләү дигән сүзләр. Бу фигыльләрне алыштырырга була билгеле, ләкин сүз сөрешенә, тел сөрешенә карап, ягъни контекстка карап тәрҗемә итәргә кирәк. Әлбәттә, әгәр дә ул ниндидер юридик, икътисади башка һөнәри термин икән, аны вариант буларак калдырырга була.

Минемчә, фигыльләр белән безнең хәлләр түзәрлек, яхшы, ә менә инде исем белән сыйфатларны барлап, карап чыгарга була. Ягъни, кемнеңдер тәгәрмәчне ямау сүзен ничек тәрҗемә итәргә дигән соравы туа икән, ни дәрәҗәдә бу мәсьәлә әһәмиятле? Бәлки, әһәмиятледер дә, әмма бу телнең халәтенә бик тәэсир итми торгандыр.

Презентацияне тәкъдир итү дип тәрҗемә итү русча-татарча иҗтимагый сүзлектән башланды”

 

 

- Телгә тәэсир итүнең төп коралларының берсе сүзлек. Шушы уңайдан презентация сүзенә карата күзәтүләреңне җиткерсәгез иде - тәкъдир итү дип тәрҗемә итү телгән кайчан кереп киткән?

- Мин бу күренешне русча-татарча иҗтимагый сәяси сүзлек чыкканнан бирле күзәтә башладым. Бу сүзлекнең 82 битендә презентация - тәкъдир итү дигән тәрҗемә күзгә чалынды, шуннан соң ул матбугатта да күренә башлады. Бу сүзлекне Дәүләт Советында Ренат абый Харис җитәкчелегендә эшләнгән. Төзүчеләр арасында остазларбыз - тел белгечләре Фоат абый Ганиев, Илдар Низамов, Флера Тарханова исемнәре бар. Әлбәттә, шундый сүзләрнең кереп китүе аның хәтле куркыныч хәл түгел, чөнки тел үзгәрә торган әйбер Ул вакытта презентация сүзе рус теленә кергән генә иде, әле аның рус телендә дә кулланылышы билгеләнеп бетмәгән иде. Әмма “тәкъдир итү” сүзенең, әлбәттә, бу семантикага кергән яклары бар, ягъни “киләчәген билгеләү” ягыннан да “тәкъдир” сүзенең татар телендәге язмыш сүзе белән дә бәйле яклары бар. Әмма тәкъдим итү монда кулайрак, тәңгәлрәк килә.

Сүзлекләр алар үзгәреп тора, тел үзгәрү белән бергә аларны төзәтергә, үзгәртергә кирәк. Әгәрдә без совет чорындагы - 40, 50, 60 еллардыга сүзлекләрне карасак, аларны русча-татарча сүзлекләр дип әйтеп булмый. Аларны русча-русча сүзлек дияргә була, анда банк – банк, капитал – капитал, ник тәрҗемә итеп торырга? 90 елларда сүзлекләр ярдәмендә шактый сүзләр кире кайтты, телебез бераз рус теле аша кергән терминнардан арынды. Бу процесс дәвам итә һәм дә инде без – журналистлар, тел белгечләре дә моңа ничектер катнашырга тиеш. Һәм башка төрки телләрдәге процессларга да игътибар итәргә кирәк. Казах, кыргыз телләре совет чорында рус теленең тәэсиренә шактый дучар булдылар. Башка төрки телләрдә нинди процесслар бара, шуңа игътибар итик, бер-беребезне аңлар өчен бу терминнарны алар белән бергә дә эшләргә кирәктер. Аларның тел белгечләре нинди нәтиҗәләргә килгәннәр, бәлки, аларда уңай вариантлар бардыр. Мәсәлән, “Татар-информ” агентылындагы очрашуда да скачать с интернетаны “йөкләү” дигән тәрҗемәсе. Менә гарәп телендә – дахмиль шул ук инглизчәдән калька, төрек телендә иңдерү, татарда да иңдерү сүзе бар. Әлбәттә, монда бәхәс булырга мөмкин. Тел бит ул шундый нәрсә - аның ничек борылып киткәнен һәм дә халык ничек кабул итәчәген без белмибез, әмма төрле вариантлар булсын. Тел анархиясе димим, әмма ничектер катгыйлыктан аз гына китеп, бераз йомшаграк булырга кирәк.

“Европоцентризм да телгә тәэсир итә”

- Татар теленең ярлылыгының сәбәпләре нәрсәдә? Гомум кулланыштагы сүзләрнең татарча булуы бик куанычлы хәл, әмма бүтән өлкәләргә, профессияләргә кереп китәбез икән, татар телен куллануда зур кыенлыклар барлыкка килә. Менә Сез шул ук икъдисатны мисал китереп күрсәттегез. Ни сәбәпле шулай? Икътисад бездә булмаган өлкә түгел бит инде, татар гомер буе сәүдә иткән дибез, ә нигә сүзләр аз?

- Минемчә, монда төрле сәбәпләр бар. Беренчедән, гомумирәк сәбәп алсак, без күреп торабыз - бүген Европа, Көнбатыш өстенлек итә. Бу өстенлек бөтен өлкәләргә дә, ягъни бу сәяси, иҗтимагый процессларга да, икътисадка да тәэсир итә. Европоцентризм диләр бит инде. Соңгы ке йөз ел эчендә бу үзгәрде, европоцентризм арта барды, Америка Кушма Штатларының тәэсире артты. Иҗтимагый, сәяси, икътисадый өлкәләргә булган тәэсир телгә тәэсир итмичә калмый. Тормышта бар икән, ул телдә дә чагыла, тормышта булган әйберләр телдә булмыйча кала алмый. Шуңа күрә халыкара терминнар - президент, министр, спорт, программа кебек сүзләр алар рус теле аркылы, әмма Европадан кергән сүзләр. Икенчедән - гарәп теле, ул Коръән теле дибез, дөньякүләм телләрнең берсе, хәтта анда да Европадан кергән сүзләр бар. Гарәп эквивалентлары кулланылмый - яисә таба алмаганнар, яисә аларга шулай уңайлы булган. Совет заманында сәяси сәбәпләр белән диннән ераклаштыру, руслаштыру сәясәте алып барып, бер халык булдырабыз дип махсус дшләнгән эшләр дип бәялим. Гарәп, фарсы алынмаларыннан телебезне махсус мәхрүм иткәннәр дип уйлыйм. Ул күренеп тора. 1930, 1940 еллардагы сүзлекләрдә татар сүзләрен рус сүзләренә алыштырып барылган, ә инде 90 елларга килеп җиткәнче бу безнең телебезгә шактый тәэсир итте һәм телебезнең куллану даирәсе шактый кысылды. Кайбер районарда минем белгәнемчә әле 90 елларга хәтле бөтен документлар татар телендә алып барылган. Бүген ул да юк. Әмма мондый процесслар бара икән, без күпмедер дәрәҗәдә моны үзгәртергә тырышырга тиешбез. Ул бит безнең киләчәгебез. Әгәр дә без телебез турында уйламасак, безнең балаларыбыз нинди телдә сөйләшер икән, инглиз телендәме, рус телендәме?

Телне саклап калырга кирәк. Татарлыкны билгеләр өчен дин, үзаң, тарих - бөтенесе дә кирәк, әмма татарлыкны беренче чиратта билгели торган әйбер ул тел, минемчә. Шуңа күрә тел мәсьәләсенә төп игътибар булырга тиеш.

“Интернетта аралашу мәйданы кирәк”

- Әгәр дә кеше нинди дә булса сүзнең тәрҗемәсен тапмый һәм авырлык кичерә икән, нәрсә кешегә нишләргә кирәк аңа?

- Интернетта фикер алышу, ниндидер бер чыганак буларак куллана торган мәйдан булдырырга кирәк. Бу хәл ителмәгән мәсьәлә. Сүзлекләргә килгәндә дә, бүген алар җитәрлек дәрәҗәдә басылмый. Татар теленең аңлатма сүзлеген алыйк. 70-80 елларда чыккан өч томлы сүзлек бар, ләкин бүгенге көндә ул сатуда юк. Һөнәри терминнар буенча элек кечкенә сүзлекләр чыгаралар иде, андыйларны да булдырырга кирәк. Һәм инде интернет, андроид өчен электрон кушыматалар кирәк. Гомумән, компьютерда куллану өчен сүзлекләрне бушлай тарата ала торган җирләр кирәк. Мәсәлән, минем үземә ABBYY Lingvo компаниясенең татарча сүзлеге ошый, шактый бай, иске сүзләр дә кергән, вариантлар күп. Мин аны компьютерда кулланам, аның андроид өчен дә вариантлары бар, әмма ләкин ул түләүле. Шушы программалар түләүсез, кул астында, минут саен, интернетка керепме, телефоныңа куепмы, компьютерда ачыпмы гел кул астында шундый әйбер булырга тиеш. Әлбәттә, инде әгәр дә татар телендә булмаган терминнар булса, тел комиссиясендә каралырга тиеш. Шул халыкара терминны калдырыргамы яки яңа термин уйлап чыгарыргамы. Монда төрле вариантлар булырга мөмкин. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр