ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Җәмгыять

Тукай районы Бәтке авылында үткән бәйрәм митингында меңнән артык кеше катнашты

9 май 2017, 20:31

Тукай районы Бәтке авылында үткән бәйрәм митингында меңнән артык кеше катнашты Бүген җирлектә бердәнбер исән ветеран яши. Ул Сталинград сугышында катнашкан Петр Иванович Главнов.

(Тукай, 9 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Бәтке авылында үткән бәйрәм митингында меңнән артык кеше катнашты. Авылның мәдәният йорты каршында үткән тантанада яңа гына тәпи баскан сабыйлар да, күпне күргән чал чәчле өлкәннәр дә шактый җыелган иде, дип яза район газетасы.

Бүген җирлектә бердәнбер исән ветеран яши. Ул Сталинград сугышында катнашкан Петр Иванович Главнов. Ләкин ул инде олы яшьтә булу сәбәпле, бүгенге тантанда катнаша алмады. Бәткедә шулай ук 14 сугыш толы, 35 тыл ветераны яши.

Бәйрәмгә кунак булып килгән район башлыгы Васил Хаҗиев үз чыгышын нәкъ менә ветераннарыбызны олылау сүзеннән башлады. Петр Главновка, аннары сугыш чоры балаларына, тыл хезмәтчәннәренә бүгенге аяз күгебез өчен тирән рәхмәтен белдерде. Яшь буынны тарихи үткәнебезне, бабайлар батырлыгын беркайчан да истән чыгармаска өндәде.

Бәтке авылындагы бәйрәм митингында катнашучыларга, гомумән, барлык тукайлыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен РФ Пенсия Фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин җиткерде. Ул Бөек Җиңүгә өлеш керткән тукайлының истәлегенә тирән хөрмәтен белдерде, рәхмәтен җиткерде.

Җирлек башлыгы Максим Ионычев та, бәткелеләрне изге көн белән тәбрикләп, ил-көнгә иминлек, аяз күк йәзе, бар кешегә дә сәламәтлек теләде.

Митинг, һәр елдагыча, бакча балаларының чыгышы белән башланды. Сугыш елларын, гаиләдә әтиләрне, улларны фронтка озатуны чагылдырган күренешләре мәктәп укучылары бик матур итеп, күңелләргә үтеп керерлек, күздән яшьләр чыгарырлык итеп сәхнәләштерде. Балалар сугыш темасын үз эченә алган шигырьләр укыды, җырлар башкарды. Митинг иң кечкенәләрнең матрос биюе һәм җыры белән тәмамланды, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10