ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Җәмгыять

Кайбыч редакциясенә Мурманский өлкәсеннән якташ солдатның портсигары белән посылка килде

6 май 2017, 01:00

Кайбыч редакциясенә Мурманский өлкәсеннән якташ солдатның портсигары белән посылка килде 9 Май көнне портсигарны тантаналы төстә мәктәп музеена тапшыралар.

(Кайбыч, 6 май, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина) "Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе җитәкчесе Луиза Сөнгатуллинаның “Одноклассники”дагы битенә Мурманский өлкәсенең Заполярный шәһәрендә яшәүче эзтабар Сергей Швецовтан хәбәр килде. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышы вакытында шунда батырларча һәлак булган солдат Кашафулла Зәйнуллинның туганнарын эзли, сезнең районныкы булырга охшаган, ди. Аның үз куллары белән уеп фамилиясе язылган портсигарын тапканнар. Олы Урсак авылында яшәүче фермер Фариз абыйның да фамилиясе шундый булгач, кичке сәгать ун булуга да карамастан, шалтыраттым. Туганнар булып чыктылар!

Портсигар салынган посылка Кайбычка редакция адресына килеп җитте инде. 9 Май көнне аны тантаналы төстә мәктәп музеена тапшырачакбыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр