ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алма-Атада көчле җил мәчет гөмбәзенә зыян китергән
Чаллыда кызның аяк табанын өздергән трамвай йөртүче эшсез калдырмауларын сорады
Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде
Казанда Дөнья чемпионаты җанатарларын стадионга 15 шаттл йөртәчәк
Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкбез – Р.Вәлиев

Татар дөньясы

Әстерханда май аенда узачак Федераль Сабан туеның программасы билгеле булды

4 май 2017, 19:32

Әстерханда май аенда узачак Федераль Сабан туеның программасы билгеле булды 13 майда Әстерханда Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак, Сабан туе шәһәрнең Үзәк стадионында үтәчәк.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). 12-13 майда Әстерхан шәһәрендә узачак XVII Федераль Сабан туеның программасы билгеле булды.

Әстерханга Россиянең 30дан артык төбәгеннән татарлар җыелачак. Әйтергә кирәк, Татарстаннан гына да 500гә якын сәнгатькәр барачак. 12 майда бәйрәмдә катнашучы күпсанлы делегацияләр шәһәрнең Г.Тукай исемен йөрткән 74нче урта мәктәбенә һәм Тукай скверына барачак, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куячак.

Шул ук көнне Әстерхан дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан һәм Әстерхан сәнгатькәрләре концерты һәм Татарстан Президенты исеменнән тантаналы кабул итү чарасы көтелә. Театр бинасында халык һөнәрчелеге күргәзмәсе, Әстерхан җиренең беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитованың (1862-1929) “Ташлыяр сандугачы” китабы да тәкъдим ителәчәк. Газизә Сәмитова Әстерхан өлкәсенең Ташлыяр авылында сәүдәгәр гаиләсендә туган. Аның бабалары бу якларга Казан губернасы Тәтеш якларыннан килеп урнашкан була. Шагыйрәнең кулъязмалары Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институты китапханәсе фондында саклана. Беренче тапкыр аның шигырьләр җыентыгын 1965 елда Казанда бастырып чыгаралар. Газизә Сәмитова Ташлыярда җирләнгән. Якташлары аның истәлеген кадерләп саклый.

13 май иртәсендә кунаклар Әстерхан дәүләт университеты скверында татар Герой-шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу вакыйгасында катнашачак.

Сабан туе “Волгарь” футбол клубының Үзәк стадионында узачак. Бәйрәм программасы 10.15 сәгатьтә Әстерхан һәм Татарстанның Түбән Кама районы сәнгать коллективлары чыгышы белән башланачак. Тантаналы ачылыш 11.00 сәгатькә билгеләнгән.

Стадион территориясендә милли уеннар, татар көрәше, күңел ачу мәйданчыклары, сәүдә рәтләре оештырылачак. Бәйрәм 16.00 сәгатьтә милли көрәштә җиңүче батырны бүләкләү һәм Федераль Сабан туеның символы – “Тулпар ат” сынын киләсе елда Россиякүләм чараны кабул итәчәк төбәккә тапшыру тантанасы белән тәмамланачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10