ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Спорт

Татарстаның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе сезонга нәтиҗәләр ясарга җыелды

4 май 2017, 10:11 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстаның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе сезонга нәтиҗәләр ясарга җыелды Федерациянең елга нәтиҗәләр ясау утырышында республиканың иң яхшы чаңгычылары бүләкләнә, киләсе сезонга бурыч-максатлар билгеләнә.

 (Казан, 4 май, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Татарстанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе сезонга нәтиҗәләр ясарга җыелды.

Утырышны федерация президенты Илшат Фәрдиев ачып җибәрде. Аның сүзләренә караганда, быелгы сезон Татарстан чаңгы спорты тарихында иң уңышлысы булган. “Сезон нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында узган ел 7 нче урын яулаган команданың 4 нче баскычка күтәрелүе, Россия кубогын яулавы сезонның нәтиҗәле булуы хакында сөйли”, - диде Илшат Фәрдиев.

Татарстанда бүген чаңгы спорты белән 37 балалар спорт мәктәбендә шөгыльләнергә була, 2017 елда гына 11 модульле чаңгы базасы төзелгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, чаңгы спорты белән массакүләм шөгыльләнүгә игътибар бирелә.

Ә халыкара аренада Россия җыелмасына кергән чаңгычыларыбыз зур уңышка ирешә. Шәхси нәтиҗәләр буенча, сезонның иң зур уңышы – Яшел Үзән чаңгычысы Андрей Ларьковның дөнья чемпионатында көмеш медаль яулавы булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр