ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли

Мәдәният

Актанышлылар Казан тамашачысына чәкчәк һәм еллык иҗади хисап концерты алып килде

1 май 2017, 00:00

Актанышлылар Казан тамашачысына чәкчәк һәм еллык иҗади хисап концерты алып килде Актанышлылар ел саен Казанга зур концерт программасы белән килә. Быел ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Концертлар залында үтте.

(Актаныш, 1 май, “Татар-информ”, “Актаныш таңнары”). Татарстанның Актаныш районы сәнгатькәрләре апрельнең соңгы көннәрендә бай эчтәлекле матур концерт тамашасы әзерләп һәм драма әсәрен сәхнәләштереп, Казан тамашачысына тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Актаныш таңнары" газетасы.

Бу традиция инде озак еллар дәвам итә. Быел исә Актаныш районы үзешчән сәнгать коллективлары һәм "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Җиде тараф - җиде нур" дип исемләнгән иҗади хисап концерт программасын Казан тамашачысына  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында  күрсәтте. Фойеда кунакларга Актаныш чәкчәге, милли тәм-томнар, халык һөнәрчелеге күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Татарстанның инкассация идарәсе башлыгы, актанышлыларның якташы Вәсим Вахитов Актаныш якташлар җәмгыяте исеменнән район башлыгына, әлеге матур чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды. “Актанышлылар алар эшли дә, җырлап-биеп ял да итә белә. Кайсы яктан карасаң да, һәрчак алдынгылар. Мин үземнең шул төбәк кешесе булуым белән һәрчак горурланып яшим. Рәхмәт сезгә”, - дип белдере ул ихластан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10