ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Икътисад

"КАМАЗ" үз хезмәткәрләренә 13 нче премия өләшкән

28 апрель 2017, 08:00

Аны эшчеләр 14 инюньдә май ае хезмәт хакы белән бергә алачаклар.

 

(Чаллы, 28 апрель, "Татар-инфоорм", "Шәһри Чаллы"). Ел башыннан күп санлы ял көннәре яки тулы булмаган эш атналары белән эшәсә дә КАМАЗ үз хезмәткәрләренә 13 нче хезмәт хакы түләргә булган. Бу хактагы күрсәтмәгә автогигантның генераль директоры Сергей Кагогин кул куйган инде. Аны эшчеләр 14 инюньдә май ае хезмәт хакы белән бергә алачаклар.

Күпчелек җитештерү предприятиеләрендә, оешмаларда күптән инде ел йомгаклары буенча бирелә торган 13 нче хезмәт хакы бетерелде. КАМАЗ бу бүләкне узган ел алган табышларына карап бирә. Шулай да аның күләме һәр хезмәткәрнең окладының ½ өлеше кадәр булачак.Премияләр өчен барысы күпме күләмдә акча тотылыр, бу хакта КАМАЗ җитәкчеләре мәгълүмат бирүдән тыелып тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр