ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов: Финанс авырлыкларга карамастан, Татарстанда күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер
Васил Шәйхразиев Нижневартовскида татар балалары укыган мәктәптә булды
Мәскәүнең татар зыялылары клубында "Очраштыра язлар дусларны" кичәсе узды
Фатих Сибагатуллин татар матбугатында кызыксындыру җитми дип саный
Татарстанда һава торышы бозыла

Җәмгыять

Татарстанда талпаннар сезоны ачылган

24 апрель 2017, 11:48

Татарстанда талпаннар сезоны ачылган Узган ел талпаннар 15 апрельдә “уянган” булса, быел алар 3 көнгә иртәрәк активлашкан.

 (Казан, 24 апрель, "Татар-информ",  Чулпан Шакирова). Татарстанда биш кешене талпан тешләгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова хәбәр итте.

"Быел талпаннар кышкы йокыдан 12 апрельдә уянды. Узган елда бу дата – 15 апрельгә туры килгән иде. Тереклек итү өчен талпанга +1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Май уртасыннан алар үрчи башлый,  бу чор июнь ахырына кадәр саклана. Талпан тешләү очракларының “пик” ноктасы да, гадәттә, шушы вакытка туры килә," – диде ул.

Луиза Олеговна әйтүенчә, энцефалит вирусын йөртүче урман бете (талпан) җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болын яки тугай, урманга караганда да куркынычрак. Кояш нурлары туры төшә торган  каен урманында талпаннар әз очрый. Нарат урманында бөтенләй дә юк диярлек. Талпаннарның туплану урыны – катнаш  урманнар. 

Талпан тешләү куркынычы күбрәк булган районнар да билгеле. Болар Татарстанның 30 төбәге – Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт,  Баулы, Бөгелмә,  Биектау, Зәй, Лаеш, Ленининогорск, Менделевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат,  Саба, Спас, Тукай,  Теләче, Түбән Кама,  Чистай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Ютазы районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре.   

Исегезгә төшерәбез,  2015 елда республикада талпан кадалуның 6971 очрагы теркәлгән. Узган ел исә 6858 кешене урман бете тешләгән. Беренче елны энцефалит чирен бер кеше йоктырган булса, узган ел куркыныч авыруны эләктерүчеләр саны өчәү.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10