ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Иң күп һәм иң аз мәйданнарда уңыш җыйган районнар мәгълүм - исемлек
Чаллыда 27 ел элек торак йорт диварына беркетелгән хатны ачканнар
Башкортстанда туган Мәскәү табибәсе Эльбрус тавы түбәсендә "Заһидә" биюен башкарган
Чиләбедә яшәүчегә, 30 ел элек аның кызын алыштырган өчен, 1 миллион сум акча түләячәкләр
Фирдүс Тямаев: Авылларда халык концертларга йөрми икән, клуб җитәкчесенең дә гаебе ул

Җәмгыять

Синоптиклар, якшәмбегә җылытачак, дип фаразлый

21 апрель 2017, 16:51

Синоптиклар, якшәмбегә җылытачак, дип фаразлый Республиканың күпчелек районнарында җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге ял көннәренә һава торышы турында мәгълүмат җиткерде. Республиканың күпчелек районнарында җепшек кар һәм яңгыр булуы көтелә. Температураның еш үзгәрүе сәбәпле юлларда бозлавын хасил булуы ихтимал.

22 апрель көнне Казанда һәм республика шәһәр-районнарында аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез җепшек кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан исүче җил көньяк-көнчыгыштан килүче һава агымы белән алмаша ала. Төнлә һаваның иң түбән температурасы -1..-6 градус булса, көндезен +1..+6 градус җылы булыр дип көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык хасил булачак.

23 апрель төнендә күпчелек районнарда яңгыр явуы көтелә. Көндез исә явым-төшем урыны белән генә һәм аз күләмдә булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Төнлә һаваның температурасы -2,+3 градус булса, көндезгә җылытачак – +8..+13 градус булыр дип фаразлый синоптиклар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр