ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты

21 апрель 2017, 15:49 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты Мәскәү кунагы – Россия Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары 22 апрельдә III Татарстан халыклары съездында катнашачак.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты. Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашу Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт Йортында урнашкан эш кабинетында була. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашкан.

Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов әңгәмә барышында хәбәр иткәнчә, 22 апрельдә республикада III Татарстан халыклары съезды булачак. Әлеге вакыйга республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә әһәмиятле.

"Россия Президенты Владимир Путин да бу вакыйгаларны күзәтеп тора, ул мине бирегә Татарстан халыклары җыены делегатларын һәм кунакларын сәламләргә җибәрде, – дип әйтте Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов. – Бу – республика халкына хөрмәт йөзеннән, республика җитәкчелегенә ышаныч билгесе. Татарстан икътисадта зур казанышлар күрсәтә, ул Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе".

Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов төбәктә эшләнгән эшләр кунакчыл республиканың үзенә дә, күпмилләтле илебез өчен дә мөһим дип ассызыклады.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, җыенда катнашучылар өчен бик эчтәлекле программа әзерләнгән.

"Үземнең Бөек Болгар шәһәрендә һәм борынгы Зөя шәһәрчегендә бер тапкыр да булганым юк. Әмма,ышанам ки, әлеге объектлар, һичшиксез, күп кенә туристларны үзенә тартып торучы үзәк булачак ", – дип әйтте Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов.

Россия Федерациясе Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары очрашу барышында Татарстан тиздән илнең туризм үзәге булачагына ышануын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, республикада туристлар агымы елдан-ел арта, моның өчен төбәктә бөтен шартлар булдырылган дип өстәде. Республика башлыгы сүзләренчә, 2016 елда Татарстанда якынча 2,9 миллион кеше булган, бу алдагы елга караганда 7,5 проценка күбрәк күрсәткеч.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10