ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фото: Чаллыда Кама елгасыннан суга баткан хатын-кыз гәүдәсе тапканнар
Рөстәм Миңнеханов: Америка компанияләре белән элемтәләрне үстерүгә зур мөмкинлекләр бар
Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык булу ихтималы турында кисәтә
Татарстанга 2017 ел ахырына кадәр барлыгы 3 миллион турист килүе фаразлана
Татарстан Президенты Хьюстонга эшлекле сәфәр кыла

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда шахтадагы шартлауда эшче һәлак булган

21 апрель 2017, 13:58

Башкортстанда шахтадагы шартлауда эшче һәлак булган Сибай шәһәрендәге Тау токымнары табу комбинатында булган шартлауда авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылучы да бар.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Сибай шәһәрендәге Тау токымын табу комбинатында шартлау булган. Һәлакәт аркасында, бер кеше һәлак булган, тагын бер кеше авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

"Шахтада яңа урында шартлаткыч материал урнаштырганда шартлау булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, эшчеләр ул урыннан китеп өлгермәгән булган, – дип аңлатканнар "Российская газета"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Белгечләр урынга чыккан һәм сәбәпләрне ачыклау белән комиссия шөгыльләнә.

Сибай (Башкортстан) шәһәрендәге шахтада шартлау аркасында җинаять эше кузгатылды, дип җиткерә ТАСС агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе вәкиле Светлана Саттарова. Җинаять эше куркынычсызлык кагыйдәләре сакланмау маддәсе нигезендә кузгатылган.

"Шартлау аркасында 43 яшьлек эшче үлгән, 51 яшьлек зыян күргән кеше хастаханәдә, хәле бик авыр, – дип җиткергән Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Светлана Кускарбәкова. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр