ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Альбина Нәфыйкова: Казан фестиваленә шәригать чикләрен узмаган кинолар гына кертелә
Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган
22 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Буа театры лабораториясендә катнаша
Зәй районында бер йорт түбәсе ишелгән

Икътисад, Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Россия Кулланучылар кооперациясе продукциясе күргәзмәсе белән танышты

21 апрель 2017, 12:31 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Россия Кулланучылар кооперациясе продукциясе күргәзмәсе белән танышты Күргәзмә Казанда 21-22 апрель көннәрендә уза торган Россия Федерациясе Центрсоюзының кооператив форумы кысаларында оештырылган.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләренең Кулланучылар кооперациясе продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Казанның Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда җәелдерелгән экспозициия-күргәзмәне, шулай ук, Россия Федерациясе Центрсоюз советы рәисе Дмитрий Зубов тамаша кылды. Кунакларны Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов озата йөрде.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым выставки-ярмарки продукции потребительской кооперации.фото Р.Кадыров.

Әлеге күргәзмә Казанда 21-22 апрель көннәрендә уза торган Россия Федерациясе Центрсоюзының кооператив форумы кысаларында оештырылган. Мәртәбәле кунакларны икмәк, чәкчәк белән Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар Дәүләт фольклор ансамбле каршы алды.

Биредә күргәзмә ачылышы өчен махсус дрифт-шоу да әзерләнгән иде. Иң элек, кунаклар шоуны карады, аннары Татарстан район кулланучылар берлеге оешмалары мәйданчыгына керде. Җирле җитештерүчеләрдән соң, Россия төбәкләре кулланучылар берлеге вәкилләре чатырлары тезелеп киткән иде. Ульяновск, Томск, Кемерово өлкәсе кулланучылар берлеге, Башкортстан товар җитештерүчеләре, Ленинград өлкәсе кулланучылар берлегенең Гатчино сәнәгать комбинаты, Марий Эл, Ульяновск, Чуашстан, Ярославль, Вологда, Әстерхан, Пенза товар җитештерүчеләре өстәлләрне зәвыклы итеп бизәлгән үз продукцияләре белән тулыландырганн. Рәсми затлар алар яныннан узганда, алар һәркайсы санаулы секунд-минутлар эчендә үзләре турында сөйләргә ашыкты. Кунаклар шул арада кооперативлар продукциясеннән һәм милли ризыклардан авыз итте.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым выставки-ярмарки продукции потребительской кооперации.фото Р.Кадыров.

Әстерхан өлкәсе Харабалинск районы балыкчылык берлеге үз продукциясен әзерләгән. Биредә теләүчеләргә кайнар балык ашыннан да авыз итеп карарга мөмкинлек бар иде. Урамдагы мәйданчыкта тамак ялгап алырга утырган балыкчылар, аучыларны күреп булды. Әстерханлылар Алтын Урданың урта гасыр башкаласы Сарай Батуны гәүдәләндерергә тырышкан. Биредә урта гасыр татар һәм рус милли костюмнарындагы хатын-кызларны күрергә була иде.

Башкортстан Кулланучылар берлеге вәкиле, кайсы төбәк һәм өлкә нәрсә белән шөгыльләнүен күрсәтү өчен, мондый күргәзмәләрнең әһәмияте зур булуын билгеләп узды. “Вейра-союз” кулланучылар кооперативы бактериофаглы инновацион яңа продукциясе турында кыскача сөйләде. Ширкәт вәкилләре бу продуктларның авыл хуҗалыгында да, кеше тормышында да файдалы булуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов боларның кирәкле әйберләр булуын, аларны кулланырга кирәклеген белдерде.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым выставки-ярмарки продукции потребительской кооперации.фото Р.Кадыров.

Ульяновск өлкәсе кулланучылар берлеге чатырында кунакларга төбәк брендлары турында сөйләнде. Рәсми затлар җирле “Волжск беконы” продукциясен, икмәк продукциясен авыз итеп карады, “Волжанка” минераль суын эчте.

Биредә Сабан туе мәйданында капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, аркан тартыш, колгага менү кебек милли уеннар күрсәтелде. Салкын җилле көн булуга карамастан, ялан аяклы җитезләр колга буйлап үрмәләде. Кунаклар кергән чатырларның берсендә чеканка сәнгате белән дә танышты. Алар үзләре үк металлга зур чүкеч белән сугып карады.

Мәйданда күргәзмә программасы Россия төбәкләренең үзеншчән коллективлары концерты белән дәвам итте.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым выставки-ярмарки продукции потребительской кооперации.фото Р.Кадыров.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр