ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Татар дөньясы

Барда районында Татарстанның халык артисткасы Дамирә Кузаеваны искә алдылар

21 апрель 2017, 12:12

Барда районында Татарстанның халык артисткасы Дамирә Кузаеваны искә алдылар Пермь өлкәсе Барда районы Төнгүк авылында җирләнгән артистка истәлегенә, авылдашлары Гөлшат Зәйнәшеваның "Гайфи бабай, өйлән давай" әсәрен куйды.
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Пермь өлкәсе Барда районында Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дамирә Кузаева истәлегенә багышлап, театр кичәсе узды. Барда районы “Таң” татар газетасы хәбәр иткәнчә, артистканың авылдашлары ел саен аның хөрмәтенә шулай спектакльләр куя.
 
Дамирә Нәҗмиҗан кызы Кузаева 1948 елның 16 маенда Барда районының Төнгүк авылында туган. Ул 1964 елда Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге Татар драма театры труппасына эшкә керә, соңрак Казан театр училищесын тәмамлый. Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса – йолдыз бар” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мәдинә роле өчен 1979 елда аңа Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырыла. Артистка 1993 елның декабрендә вафат була. Төнгүк авылында җирләнә.
 
Быел Төнгүк авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлшат Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!” комедиясен сәхнәләштергән. Үзешчән артистлар татар
спектаклен Сөҗән авылы Мәдәният йортында күрсәтте.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10