ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Халыклары съезды — бездә яшәүче милләтләр белән эшләү ысулы

21 апрель 2017, 12:26 , Фото: Рамиль Гали

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Халыклары съезды — бездә яшәүче милләтләр белән эшләү ысулы Иртәгә Татарстан халыкларының III съезды узачак.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә, 22 апрельдә, “Корстон” комплексында Татарстан халыкларының III съезды узачак. Анда Казанда яшәүче милли диаспораларның 200ләп вәкиле һәм Татарстан районнарыннан 500ләп делегат катнашуы көтелә.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясе дә әлеге чарага багышланды. Анда съездның оештыру комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

“Иртәгә без Татарстан халыкларының III съездын үткәрәчәкбез. Мондый чаралар традициягә әйләнде һәм ул 10 елга бер тапкыр уздырыла. Бу бездә яшәүче халык белән эшләүнең бер ысулы. Съездның беренчесе 1992 елда үткәрелде. Ул чагында ил үзенең киләчәген билгели иде. Без исә җыелып, ул замандагы актуаль мәсьәләләр, Татарстанның киләчәге хакында ачыктан-ачык сөйләштек”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин үткәннәргә күз салып.

2007 елгы икенче съездның да ачык форматта узуын билгеләп үтте оештыру комитеты җитәкчесе.

“Ул съезда федераль үзәктән һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә вәкилләр катнашты. Шул еллар эчендә без бик зур эшләр башкардык. Хәзерге вакытта Татарстан Халыклары Ассамблеясы канаты астында бөтен милләтләр дә бергә тупланды диярлек һәм алар юридик яктан да автономия буларак теркәлде”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, Татарстанда яшәүче халыклар барлыгы 36 милли-мәдәни автономиягә берләшкән.

“Минем үтенеч һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада Татарстан Халыклары дуслыгы йорты булдырылды. Ул үз милли-мәдәни автономиясе булучылар өчен генә түгел, ә бөтен милләтләр өчен дә уртак йортка әйләнде. Алар бирегә үзләрен борчыган мәсьәләләр белән килә”, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Быелгы съезда Татарстанга кагылышлы барлык актуаль мәсьәләләр дә күтәреләчәк, ди ул.

“Делегатларны нәрсә борчуын, төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарына нинди юнәлешкә игътибарны арттырырга кирәклеген ачыклыйсыбыз килә. Шулай ук съезда резолюция кабул ителәчәк”, – диде оештыру комитеты җитәкчесе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр