ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Спорт

"Зенит" волейболчысы Валентин Кротков ил җыелмасына чакыру алды

21 апрель 2017, 12:43 , Фото: zenit-kazan.com

Россия волейбол җыелма командасында Казаннан бер генә уенчы бар.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Россия ир-атлар волейбол җыелма командасының Сергей Шляпников җитәкләгән тренерлар штабы Дөнья лигасында чыгыш ясар өчен киңәйтелгән исемлекне игълан итте. 21 уенчы арасында Казанның "Зенит" командасы волейболчысы – либеро, 25 яшьлек Валентин Кротков та бар. 

Җыелманың яңа тренерлар штабы команда составын тулысынча яңарткан – составта башлыча яшь уенчыларны гына күрергә мөмкин. Арада ил җыелмасына беренче тапкыр гына чакырылучылары да бар. "Зенит" командасыннан чакырылган бердәнбер уенчы – Валентин Кротков 6 нчы сан астында чыгыш ясаячак.

Ил җыелмасы турнирны үзендәге уеннар белән башлый – 2-4 июньдә Сургутта безнең волейболчыларга каршы Аргентина, Франция һәм Болгария командалары каршы чыгачак.

Дөнья лигасында чыгыш ясаячак Россия командасы составыбәйләүче уенчылар: Сергей Антипкин («Динамо» М), Павел Панков («Кузбасс»), Дмитрий Ковалёв («Урал»); диагональ уенчылар: Константин Бакун («Динамо» М), Максим Жигалов («Белогорье»), Александр Чефранов («Газпром-Югра»), Александр Кимеров («Факел»); төгәлләүче уенчылар: Алексей Спиридонов («Енисей»), Егор Клюка, Дмитрий Волков (икесе дә – «Факел»), Дмитрий Ильиных, Денис Бирюков (икесе дә – «Динамо» М), Егор Феоктистов («Урал»); блок куючылар: Ильяс Куркаев («Локомотив»), Вадим Лихошерстов, Илья Власов (икесе дә – «Факел»), Дмитрий Щербинин, Игорь Филиппов (икесе дә – «Динамо» М); либеро: Валентин Кротков («Зенит»), Артём Зеленков («Динамо-ЛО»), Роман Мартынюк («Белогорье»).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10