ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тарихчы Дамир Исхаков: Татар халкы кирәгеннән артык революционер булган
Режиссер Марат Баязитов: Татар халык театры ул – натураль, файдалы продукт
29 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иркутск янындагы авылда берәү, коры үлән ягам дип, 59 йортны яндырган
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салыначак - Тулы вәкаләтле вәкиллек

Җәмгыять

Шимбә өмәләрендә катнашучылар велосипед һәм турист чатырларына ия була ала

21 апрель 2017, 12:19

Шимбә өмәләрендә катнашучылар велосипед һәм турист чатырларына ия була ала Призлар Казанда шимбә өмәсе Үзәк мәйданында уйнатыла.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). #ЭКОяз2017 -#ЭКОвесна2017 махсус флаеры булган һәркем велосипедлар һәм турист чатырлары уйнатуда катнаша алачак. . Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсус призларга ия булу өчен бары үз районың, шәһәреңдә шимбә өмәсендә катнашып, бу хакта үз территориаль идарә экологларына хәбәр итәргә генә кирәк һәм сез төп приз – велосипедлы булырга мөмкинсез. Җиңүчеләр күрсәтелгән номер буенча билгеләнәчәк, шуңа күрә флаерыгызны быелның 31 маена кадәр саклау кирәк.

Үзәк шимбә өмәсенең кайда һәм кайчан үтәчәге турында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы рәсми сайтыннан һәм Instagramда @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT аккаунтыннан күзәтеп барыгыз.

Белешмәләр өчен телефоннар:

Казан һәм Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче, Балык Бистәсе районнары (Үзәк территориаль идарә):
8(843) 267-68-67.

Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары (Чулман территориаль идарәсе) :
8(8552) 59-36-39.

Түбән Кама, Зәй, Сарман районнары (Чулман аръягы территориаль идарәсе): 8 (8555) 45-66-56.
Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнары (Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе):
8 (8553) 33-03-26.

Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнары (Ык буе территориаль идарәсе): 8(85592)7-78-78
Чистай, Алексеевский, Әлки, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә районнары (Идел-Чулман территориаль идарәсе):
8(84342) 5-35-19

Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары (Идел аръягы территориаль идарәсе):
8(84374) 3-11-02.

Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара районнары (Төньяк территориаль идарә):
8(84366) 3-21-61.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр