ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тарихчы Дамир Исхаков: Татар халкы кирәгеннән артык революционер булган
Режиссер Марат Баязитов: Татар халык театры ул – натураль, файдалы продукт
29 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иркутск янындагы авылда берәү, коры үлән ягам дип, 59 йортны яндырган
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салыначак - Тулы вәкаләтле вәкиллек

Рәсми Татарстан

Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә ашыгыч ярдәм автомобильләре ачкычы тапшырылды

21 апрель 2017, 11:33 , Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә ашыгыч ярдәм автомобильләре ачкычы тапшырылды Тантана Казан Ратушасы алдындагы мәйданда узды.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә 50 ашыгыч ярдәм автомобильленнән ачкычлар тапшырды.Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да катнашты.

Торжественное вручение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым автомобилей скорой медицинской помощи учреждениям здравоохранения Республики Татарстан. Фото Марсель Бадыкшин

Тантана Казан Ратушасы алдындагы мәйданда узды. Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов машиналарны карап чыкты, аларга куелган медицина җайланмалары белән танышты.

Тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганың барысы өчен дә күркәм булуын белдерде. «Бу санитар машиналар республика кешеләренә үз вакытында квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең республикада 2012 -2013 елларга ашыгыч медицина ярдәме паркын яңарту буенча зур программабыз бар иде инде. Бүген 50 яңа машина тапшырабыз, һәм тагын 2-3 айдан башкалабыз өчен 47 машина әзерләнә».

Торжественное вручение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым автомобилей скорой медицинской помощи учреждениям здравоохранения Республики Татарстан. Фото Марсель Бадыкшин

Сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләренә һәм мунициципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген халыктан медицина хезмәт күрсәтүләренә шикаятьләр белдерелмәсен өчен һәркемгә дә җитди җаваплылык йөкләнә.

«Без бик тиз арада авыру янына барып җитәргә һәм аңа квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә тиеш, чөнки кешеләр сәламәтлеге – хакимиятләр эшен бәяләүнең иң төп критерие, федераль хакимияттән алып муниципаль дәрәҗәгә кадәр. Гражданнарның тормыш дәрәҗәсе, аларның саулыгы – өстенлекле мәсьәлә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук белдергәнчә, сәламәтлек саклау системасына киләчәктә дә ярдәм күрсәтеләчәк. 

Торжественное вручение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым автомобилей скорой медицинской помощи учреждениям здравоохранения Республики Татарстан. Фото Марсель Бадыкшин

Торжественное вручение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым автомобилей скорой медицинской помощи учреждениям здравоохранения Республики Татарстан. Фото Марсель Бадыкшин

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр