ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Дин

Татарстанның Коръән белгечләре Россияне Тегерандагы бәйгедә тәкъдим итәчәк

21 апрель 2017, 11:51

Татарстанның Коръән белгечләре Россияне Тегерандагы бәйгедә тәкъдим итәчәк Быел анда 83 илдән катнашучылар җыела.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстаннан Коръәнне иң яхшы укучы биш кеше Иран вәкиллеге чакыруы буенча Россияне Тегеранда Коръән укучыларның 34нче халыкара бәйгесендә тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан төркемендә Россия ислам университеты студенты, “Ярдәм” мәчете шәкерте, “Рәшидә” үзәге мөгалииме дә бар. Бөтен дөньядан җыелган катнашучылар дүрт номинациядә: мәктәп укучылары, студентлар, өлкәннәр һәм күрмәүчеләр арасында белемнәрен сынаячак.

Бәйге Иран Республикасы вакыф министрлыгы тәкъдиме белән үткәрелә. Быел анда 83 илдән катнашучылар җыела. Жюри составына 10 ил вәкилләре кергән. Катнашучылар арасында яшьләр шактый. Тумышы белән Таҗикстаннан булган, хәзер татарстанлы Мөхәммәд Җәбраилгә 11 яшь. Яшь булса да ул Коръәнне яттан белә һәм Россия командасында иң көчлеләрдән берсе.

Зәкәрия Борхановка 18 яшь. Ул Коръән-хафиз һәм “Рәшидә” Коръәнне өйрәнү үзәгендә укый. Ул Коръәнне 9 яшьтән өйрәнә башлаган. “Казанда “Рәшидә” Коръәнне өйрәнү үзәге ачылуга шатмын, шулай ук “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Коръәнне яттан өйрәнү факультеты бар. Коръәндә 77 мең сүз. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән башка аны өйрәнеп ятлап бетереп булмый”, дип сөйли ул.

Коръәндә мәкамле тавыш, тәҗвидне белү һәм дөрес яңгырату бәяләнә, дип аңлата, төркем җитәкчесе - Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү үзәге бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин. – Бер хәрефне дөрес әйтмәү хатасы мәгънә үзгәрүгә китерә. Жюри әгъзалары теләсә-кайсы бүлекне алып укый башлый һәм бәйгедә катнашучы аңлап алып, шуны дәвам итәргә тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр