ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фото: Чаллыда Кама елгасыннан суга баткан хатын-кыз гәүдәсе тапканнар
Рөстәм Миңнеханов: Америка компанияләре белән элемтәләрне үстерүгә зур мөмкинлекләр бар
Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык булу ихтималы турында кисәтә
Татарстанга 2017 ел ахырына кадәр барлыгы 3 миллион турист килүе фаразлана
Татарстан Президенты Хьюстонга эшлекле сәфәр кыла

Җәмгыять

Россиялеләр түләүле медицинага өч тапкыр артыграк зарлана башлаган

21 апрель 2017, 10:54

Россиялеләр түләүле медицинага өч тапкыр артыграк зарлана башлаган Шундый мәгълүматларны Дәүләт Советы кулланучылар хокуклары буенча тематик докладта китергән.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Россиядә яшәүчеләрдән соңгы биш елда түләүле медицина учреждениеләренең хезмәт күрсәтү сыйфатына зарлар өч тапкыр артыграк килә башлаган. Бу хакта “Известия” газетасы Россия президенты Владимир Путинга Россия Дәүләт Советының “Илкүләм кулланучылар хокукларын яклау системасы турында”гы докладына сылтама белән җиткерә.

Экспертлар фикеренчә, зарлар шәхси оешмаларның эш сыйфаты түбәнәюдән бигрәк бу өлкәдә базарның киңәюенә бәйле. Шулай да, 2015 ел белән чагыштырганда, Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге федераль хезмәте узган ел нәтиҗәләре буенча медицина ярдәме күрсәтүдә кимчелекләрнең 30 процентка артуын җиткергән.

Ведомство тарафыннан билгеләнгән проблемаларда 5,4 мең очракта клиникаларның тулысынча җиһазланмавы һәм 1,9 мең фактта медицина учреждениеләре эшчәнлегенә булган таләпләрнең үтәлмәве торган.

Пациентларны яклау лигасы җитәкчесе Александр Саверский фикеренчә, дәгъвалар саны түләүле медицина учреждениеләре саны арту белән нисбәтле. Биш ел элек россиялеләр медицина хезмәтләренә якынча 2 трлн сум тоткан булсалар, узган ел ул — 3,2 трлн булган. Моннан тыш, бәяләр артуга бәйле рәвештә кулланучылар үз хокукларны күбрәк яклый башлаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр