ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тарихчы Дамир Исхаков: Татар халкы кирәгеннән артык революционер булган
Режиссер Марат Баязитов: Татар халык театры ул – натураль, файдалы продукт
29 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иркутск янындагы авылда берәү, коры үлән ягам дип, 59 йортны яндырган
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салыначак - Тулы вәкаләтле вәкиллек

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Канада кызы Латыйфа өчен халыкара олимпиадада катнашу татар телен өйрәнүгә стимул булган

21 апрель 2017, 08:17 , Фото: Ильнар Тухбатов

Канада кызы Латыйфа өчен халыкара олимпиадада катнашу татар телен өйрәнүгә стимул булган “Кызларым үзара французча сөйләшкәндә, мин аларны туктатып, “үзебезнең телдә сөйләшегез” дип әйтәм”, - ди Латыйфаның әнисе Лиана ханым.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадага килү безгә киләчәктә телне тирәнрәк өйрәнүгә стимул булды”, - дип белдерде Канададан килгән Лиана Хәмәдъярова. Ул – быелгы олимпиадада катнашкан Латыйфа Әхмәтҗанованың әнисе.

Латыйфа “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә үзенең Монреаль көллиятендә 7 нче сыйныфта укыганын әйтте. Аның халыкара олимпиадада беренче тапкыр катнашуы. “Татар теленә әнием өйрәтә”, - ди ул.

Латыйфаның әнисе Лиана ханымның чит телдә сөйләшкәндә акценты сизелсә дә, татарча ул шактый яхшы сөйләшә. “Без милләтебез белән татар. Алма-Атадан 1995 елда Монреальгә күчендек. Француз провинциясе булганлыктан, Латыйфа инглизчә, французча да яхшы сөйләшә. Рус телен дә белә, мин аңа татар телен дә өйрәтәм. Латыйфаның сеңлесе Далия бар, кызларым үзара французча сөйләшкәндә, мин аларны туктатып, “үзебезнең телдә сөйләшегез” дип әйтәм”, - ди Лиана ханым.

Әңгәмәдәш үзләрендә сентябрь аеннан кечкенә балаларга Казаннан күчеп килгән мөгаллимә Алимә Сәлахетдинованың 5 яшькә кадәрге балалар өчен татар теле дәресләре үткәрә башлаганын әйтте. “Олылар өчен дәресләр юк, өйдә әниләре өйрәтергә тиеш инде. Хәзер татар телен Интернет аша да өйрәнеп була. Олимпиададан соң “Ана теле” онлайн-проекты буенча өйрәнә башларбыз дип торам. Безгә стимул булды монда килү. Хәзер Латыйфага татар телен тагын да ныграк өйрәтергә телим”, - ди Лиана Хәмәдъярова. Аның сүзләренчә, Латыйфа Габдулла Тукайның русчага тәрҗемә ителгән әсәрләрен укый. “Татар телендә әдәби сүзләрне белмәгәч, Латыйфага татарча уку авыррак әлегә”, - ди ул.

Латыйфа халыкара олимпиадага бер ай эчендә әзерләнгән. Лиана ханым кызына әзерлек вакытында югарыда телгә алынган Алимә ханым да, Монреаль татарлары ассоциациясе президенты Рузилә Миргалиева да ярдәм иткәнен билгеләп узды. “Җәмгыятебездә очрашулар, төрле мастер-класслар үткәрелә. Балаларны, олыларны җыеп, телебезне сакларга телибез”, - ди Лиана Хәмәдъярова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр