ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тарихчы Дамир Исхаков: Татар халкы кирәгеннән артык революционер булган
Режиссер Марат Баязитов: Татар халык театры ул – натураль, файдалы продукт
29 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Иркутск янындагы авылда берәү, коры үлән ягам дип, 59 йортны яндырган
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салыначак - Тулы вәкаләтле вәкиллек

Җәмгыять, Дин

Россия төбәкләрендә казыят институты кирәк – Җәлил Фазлыев

21 апрель 2017, 09:14

Россия төбәкләрендә казыят институты кирәк – Җәлил Фазлыев Татарстанның Баш казые Россия вәкилләре белән җыелып, талак мәсьәләсендә сөйләшергә кирәк дип белдерде.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия төбәкләрендә казыят институты юк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев билгеләп үтте.

“Оренбургтан да, Башкортстаннан да хатын-кызлар “бездә казыйлар юк бит, хәл итегез инде” дип шалтыраталар. Бер караганда, казыйлар булмагач, алар мөфтиләрне чыгарырга тиеш инде. Болгар ислам академиясе матур гына эшләп китсә, Россиядән дин әһелләре җыела торган бер үзәккә әверелсә, мөфти белән киңәшеп, Россия төбәкләреннән Голәмәләр шурасы вәкилләрен җыеп, талак мәсьәләсендә уртак бер фикергә киләсе иде”, - ди Җәлил хәзрәт.

Аның әйтүенчә, талак буенча Татарстан өчен эшләнгән нигезләмәне бөтен Россия күләмендә кертү зарур. Баш казый талак мәсьәләсендә буталчык фикер йөрүен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, аерылыр өчен өч талак кирәк, дип уйлаучылар ялгыша. Җәлил хәзрәт Фазлыев талак буенча кагыйдәләр турында да сөйләгән иде. Бу хакта биредә укый аласыз.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр